tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда Тукай һәйкәле янында татар балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде
Истанбулда Тукай һәйкәле янында татар балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде

Истанбулда Тукай һәйкәле янында татар балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде

Төркиядә яшәүче татар балалары Истанбулда төзекләндерелгән Тукай һәйкәленең ачылу тантанасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.

Чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Истанбул мэриясе генераль секретаре Җан Акын Чаглар катнашты. Алар Истанбулда үсеп килүче татар балалары Айнэль Хурамшина, Сәйдәр Гайфетдинов, Кубрат Алтай, Мелиса Кайыш, Сафия Ганиева, Иделбикә һәм Нурбикә Нәҗиповаларның чыгышларын тыңлады.

Габдулла Тукай һәйкәлен кабат ачу тантанасында Татарстанның яшь җырчылары Айдар Сөләйманов — «Сорнай моңы», «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен», Илүзә Хуҗина «Әллүки», «Тәфтиләү» җырларын башкарды. Айнур Моратов аккордеонда татар көйләрен яңгыратты.

Чара Татарстан Президентының Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуы һәм күмәкләшеп «Туган тел» җырлавы белән тәмамланды.

Габдулла Тукай һәйкәле Истанбулның «Алтын мөгез» култыгы яры буендагы Габдулла Тукай исемендәге ял паркында урнашкан. Бу парк 2011 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән шул вакытта Истанбул мэры булган мәрхүм Кадир Топбаш катнашында ачылды.

Паркка татар шагыйре исемен бирү турындагы карарны Истанбул мэриясе кабул итте.

Габдулла Тукайга монумент, Төркиядә Татарстан мәдәнияте фестивале кысаларында, 2012 елның 31 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Бу Россиядән читтә шагыйрьгә куелган беренче һәйкәл.

Рушания Алтай 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*