tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере тәкъдим ителде
Милли музейда беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере тәкъдим ителде

Милли музейда беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере тәкъдим ителде

Татарстан Милли музеенда ислам тарихының мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар күргәзмәсе ачылды. Биредә беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере куелган.

Күргәзмәдә хаҗ кылу белән бәйле сирәк әйберләр тәкъдим ителде. Мәсьәлән, хаҗ тәмамлангач, хаҗ кылучыларга таратыла торган Кәгъбәтулла рәсеме төшерелгән кәгазьләр (хаҗда булучыларның таныклыгы). Шулай ук Мәккәгә барган хаҗига 1905 елда бирелгән чит ил паспорты да куелган.

Милли музей директоры урынбасары Лилия Саттарова сүзләренчә, күргәзмәгә куяр алдыннан әйберләрне яңартырга туры килгән. «Шуңа охшаш күргәзмә утыз ел элек оештырылган булган. Коллекцияне киләсе елда да тәкъдим итәчәкбез. Эзли башлагач, күпчелек предметларның шифры башка исем белән теркәлгәне ачыкланды», — диде ул.

«Кешеләр бай мирасыбыз юкка чыкмасын өчен, әйберләрне музейга курка-курка булса да, тапшырырга тырышкан. Аңлашыла, бу предметлар XX гасыр башында кабул ителгән булган», — диде күргәзмәнең идея авторы Лилия Саттарова.

Мисал итеп ул өч метрдан артык озынлыктагы гарәп язулы кара материалны әйтте. Ул 1937 елда Казанда яшәүче бер хатын-кыздан музейга бүләк итеп бирелгән булган. «Аны бары тик „кара материал“ дип кенә теркәгәннәр», — диде ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, татар мәдәниятен гореф-гадәтләр һәм дин саклап калган. «Татар бизәкләре белән чигелгән намазлыклар тегү, төрле шәмаилләр ясау халкыбызның канына сеңгән булган. Шәмаилләрне озаклап карап була. Бу абстракт рәсем генә түгел, аңа тирән мәгънә салынган», — ди ул.

«Дин милләтне, ә милләт динне саклый дип һәрчак әйтә киләм», — дип искәртте мөфти һәм татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тел, дин, гореф-гадәтләр турындагы фикерен җиткерде.

Күргәзмәдә көнчыгыш һәм көнбатышның тарих һәм мәдәният ядкярләре бар. Сәмәрканд куфи Коръәненең 1905 елгы факсимилесы, 1941 елда музейга профессор Иван Покровский бүләк иткән шәмаилләр альбомы, төрек Солтаны Мәхмүт V Рашадның татар галиме Хәсән-Гата Габәшигә бүләк иткән сердолик тәсбихләрен күреп була.

Музейга килүчеләр кулъязма һәм басма Коръәннәр, традицион көнчыгыш орнаменты һәм гарәп язулары белән бизәлгән бакыр савытлары, татар сәүдәгәрләре һәм муллалары мөһерләрен, Мәккә һәм Мәдинә мәчетләре рәсемнәре төшерелгән шәмаилләрне күрә ала.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*