tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты сайтында күренекле артистлар, дикторлар укуында 153 татар әсәре урнаштырылды
Татарстан китап нәшрияты сайтында күренекле артистлар, дикторлар укуында 153 татар әсәре урнаштырылды

Татарстан китап нәшрияты сайтында күренекле артистлар, дикторлар укуында 153 татар әсәре урнаштырылды

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру максатында Татарстан китап нәшрияты күренекле артистлар, дикторлар укуында 153 татар әсәрен, аудиоформатта эшләп, үз сайтына урнаштырды.

Бүгенге көндә әлеге аудиокитаплар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән «ЛитРес» электрон китапханәсендә дә урын алды. Теләгән һәр кеше әлеге аудиоязмаларны «ЛитРес» сайтында яки мобиль кушымта аркылы бушлай һәм үзе өчен уңайлы техник чара (телефон, планшет, персональ компьютер) ярдәмендә тыңлый ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*