tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче профессиональ татар сәясәтчесе: Садрый Максуди
Беренче профессиональ татар сәясәтчесе: Садрый Максуди

Беренче профессиональ татар сәясәтчесе: Садрый Максуди

2016 елның 7 декабрендә Казандагы Ис­танбул паркында Садрый Максудига һәйкәл ачылды. Бу һәйкәл Максудиның татар һәм төрек халыклары мәнфәгатенә риясыз хезмәтенә хөрмәт билгесе буларак кабул ителә.

ШУЛАЙ ДА, САДРЫЙ МАКСУДИ ФЕНОМЕНЫ НӘРСӘДӘН ГЫЙ­БАРӘТ СОҢ?

Аның биографиясендәге күп вакыйгалар гаҗәпсендерә. Әйтик, авыл мулласы бала­сының Сорбонна университетында укуы, хокук фәннәре докторы гыйльми дәрәҗә­се алуы; Россия империясе һәм Төркия Республикасы парламентларында сәяси эшчәнлеге; Франция һәм Төркия югары уку йортлары профессоры булуы; төрки халыкларның борынгы тарихы буенча күре­некле галим, татар мөһаҗирләре арасында иң югары дәрәҗәгә һәм танылуга ирешүе…

ХХ гасыр башында Казан өязе Ташсу авы­лы имамы Низаметдин хәзрәт улларының язмышлары төрлечә языла. Сәләхетдин исемле уртанчы улы, сәүдәгә кереп китеп, Казанда аяк киемнәре кибете ачып җибәрә. Олы улы Әхмәтһади һәм кече улы Садрет­дин, фән юлын сайлап, гыйлем өлкәсенә тугры кала.

1878 елның 23 июлендә дөньяга килгән төпчек улы Садретдин 1888 елда абый­сы артыннан башта Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә. 1894 елны 17 яшьлек яшүсмер Садрый, хәлфәсенә ияреп, Бакчасарайга, «Зынҗырлы» мәдрәсәсенә бара, биредә русча өйрәнә башлый, үзен укырга чакырт­кан Исмәгыйль Гаспралы һәм аның гаилә әгъзалары белән аралаша. Татар яңарышы идеологы булган бу олуг шәхесне Сад­рый үзенең рухи остазы, атасы дип атый. Бер уку елыннан соң, рус телен тирәнтен өйрәнергә теләп, 1896–1901 елларда рус‑та­тар башлангыч мәктәпләре өчен педагог­лар әзерли торган Казан Татар укытучылар мәктәбендә белем эсти. Биредә укыганда «Мәгыйшәт» (1898) исемле роман да яза. 1901 елның җәендә, куен дәфтәренә со­раулар язып, Ясная Полянага бара, бөек рус язучысы Л.Н.Толстой белән берничә сәгать гәпләшә.

Садретдин киләчәк язмышы хакында сөйләшү өчен кабат Кырымга И. Гаспра­лы янына килә һәм, аның киңәшен тотып, Франциягә укырга китә. 1902 елда Сорбонна университетының хокук факультеты сту­денты булганчы, егеткә бер ел хәзерлек курсларында укырга, француз телен ка­милләштерергә туры килә. Университет­та дүрт ел уку дәверендә кызыксынучан Садретдин, программадан тыш, фәлсәфә, социология һәм филология фәннәре буенча да лекцияләргә йөри.

ЕГЕТ ПАРИЖДА НИНДИ ХИСАПКА УКЫГАН-ЯШӘГӘН СОҢ?

Аңа баштарак күпмедер күләмдә акчаны 3‑4 ай саен абыйсы Әхмәтһади җибәреп тора, шулай ук И.Гаспралы да акча күчерә. Рәхмәт йөзеннән Садретдин, «Тәрҗеман» газетасында бастыру өчен, 1904–1905 еллар­да Америка язучысы Эдуард Белламиның тигез хокуклы кешеләр яши торган социа­листик җәмгыять турындагы «2000 ел» исемле фантастик романын французчадан татарчага тәрҗемә итә. Әсәр 1906 елны «Тәрҗеман»да дөнья күрә.

1904 елның гыйнвар азагында башланган Рус‑япон сугышы, аннары Россиядә кабын­ган Беренче буржуаз революция көтмәгәндә татар студентының матди хәле яхшыру гына түгел, ә көрәеп китүенә сәбәп була. Ул Россиядәге вакыйгаларны тасвирлауда беренчел чыганак булган рус матбугатында басылган хәбәрләрне күпләп французчага тәрҗемә итеп, Париж газеталары редактор­лары белән актив хезмәттәшлек итә баш­лый, студентның аралашу даирәсе киңәя.

Парижның Ирекле сәяси фәннәр мәктә­бендә укучы милләттәше Йосыф Акчура белән Садретдин, үзләре дә сизмәстән, Россиядә мөселман халыклары арасында либераллар хәрәкәте оеша башлауга этәр­геч бирә. Вакыйга болай була. Студентлар ашханәсендә утырганда, сүз аркылы сүз чы­гып, Йосыф Акчура Исмәгыйль Гаспра­лыдан тиздән «Тәрҗеман» газетасы чыга башлауга 25 ел тулу турында язган хат ал­ганын әйтә. Дуслар бу вакыйганы билгеләп үтәргә ниятли. Садретдин бу хакта зур бул­маган текст язып, Йосыф Акчура аны почта конвертына сыярлык зурлыкта 100 данә бастыртып, Казан, Кырым, Төркестан һәм Азәрбайҗан җәмәгать эшлеклеләре ад­ресларына юллыйлар. Юбилейны уздырыр­га өндәгән шушы китапчык төрки дөньяны хәрәкәткә китерә. Бер төркем җәмәгать эш­леклесе 1903 елның көзендә Бакчасарайда мәҗлескә җыелып, берничә көн дәвамында фикер алыша, шул рәвешле Россия мөсел­ман либерал хәрәкәте оеша башлый.

Садретдин Париждан турыдан-туры Түбән Новгородка, 1906 елның 16–20 август көннәрендә либераллар оештырган III Бө­тенроссия мөселманнары съездына кайтып төшә. Бу олуг мәҗлеснең сәясәт комиссия­сендә ул Йосыф Акчура, Исмәгыйль Гаспралы, Галимәрдән Тупчыбашев, Габдерәшит Ибраһимов, Сәидгәрәй Алкин, Гобәйдулла Буби, Муса Бигиев һәм абыйсы Әхмәтһади белән бергә эшли, «Иттифак әл-мөслимин» партиясенең Үзәк комитетына сайлана.

ДЕПУТАТ САДРЫЙ

Татар либераллары, кадетлар партиясе белән берләшеп, Казан губернасы кресть­яннарыннан сайланган депутат буларак, II Дәүләт Думасы урнашкан Таврия сараена Садрый Максуди да килә. Әле сәяси эшчән­лек тәҗрибәсе булмаган, ләкин киң эруди­цияле, үзен европача тотучы 29 яшьлек егет кадетлар партиясе фракциясе бюросына тәкъдим ителә, ул фракция сәркатибенең урынбасары итеп сайлана, ягъни Дәүләт Ду­масы Президиумы әгъзасына әверелә. Сад­рый, моңардан тыш, 1907 елның 17 мартын­да оешкан мөселман фракциясе бюросына да сайлана. Ул шулай ук Думаның Дин иреге мәсьәләләрен карый торган комиссиясендә дә эшли.

Максуди II Дәүләт Думасы мөнбәреннән берничә тапкыр гына чыгыш ясарга өл­герә. Дүрт ай эшләгәннән соң, II Дума куып таратылгач, «Йолдыз» газетасының сигез санында Казан губернасы сайлаучыларына биргән вәгъдәләренең ничек үтәлгәне ту­рында турында хисап бастыра.

Ул III Дәүләт Думасына да депутат бу­лып сайлана, парламент тәүге тапкыр тулы срокта 1907 елдан 1912 елга кадәр эшли. Садрый шушы биш елда олы сәясәт мәктәбен үтә, төрле фикерле шәхесләр һәм сәяси төркемнәр белән хезмәттәшлек итәргә, кирәк булганда үз фикерен яклап бәхәсләшергә өйрәнә, оста дипломатка әйләнә. Аның Думада ясаган кыю, дәлилле чыгышлары бу елларда Садрый Максудины Россиядә иң популяр мөселман сәясәтчесе итеп таныта. Шунысын да искәртү мөһим: ул заманда Дума мөнбәре төрки халыклар­ның мәнфәгатьләрен яклауда бердәнбер рәсми урын һәм дөреслекне хакимияткә вә Россия җәмәгатьчелегенә җиткерә алыр­лык иң ышанычлы канал була.

Садрый Максуди II Дәүләт Думасы президиумы әгъзалары һәм матбугат бюросы вәкилләре ара­сында. Басканнар арасын­да – сулдан дүртенче.

Максудилар гаиләсе. Уңнан сулга: Садрый Мак­суди, кызлары Наилә һәм Гадилә, хатыны Камилә. Төркия. Якынча 1930 нчы еллар.

Сәяси карашлары буенча уң либераллар лагерена караган Садрый Максуди, актив­лык күрсәтеп, III Думада канун проектла­ры әзерләү, шәхеснең кагылгысызлыгын тәэмин итү һәм финанс комиссияләрендә эшли. Шулай ук Исмәгыйль Леманов белән мөселман фракциясенең сәркатибе вазый­фасын башкара.

Максуди бу елларда 10 депутатны берләштергән Котлымөхәммәд Тәфкилев җитәкчелегендәге мөселман фракциясе исеменнән чыгыш ясаучы төп докладчы була. Аның чыгышларында хокук, халык мәгарифе, дәүләт һәм дин, халыкара сәясәт һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Шушы чыгышлар арасында иң танылганы – Дәүләт Думасы ябылыр алдыннан сөйләгәне, Россия мө­селманнарында панисламчылыкның булма­вы хакындагы доклады.

Депутат булып эшләгәндә Садрый­ның тормышында ике зур вакыйга була. 1909 елны Садрый мөселман фракциясе вәкиле сыйфатында Дәүләт Думасы депу­татлары составында Англия парламентында була. Күргән-белгәннәрен һәм тәэсирлә­рен «Англиягә сәяхәт» исемле юлъязмада теркәп бастыра. 1910 елны ул Муса Би­гиев димләве буенча Оренбургтагы алтын прииск хуҗасы Шакир Рәмиевнең кызы Ка­милә туташка өйләнә. Бу никахтан Гадилә һәм Наилә исемле кыз балалар туа. Гаиләсе, хатыны һәм балалары Максудига тормыш­ның авыр мизгелләрендә көч һәм ял бирә торган кирмән була.

1913–1918 ЕЛЛАРДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Садрыйның Дума мөнбәреннән ясаган тәнкыйди чыгышларыннан туйган импе­рия хакимияте сәясәтчене, авыл җирендә күчемсез милке юк дигән урынлы сәбәп табып, IV Дәүләт Думасына сайлауга кат­наштырмый.

Максуди тормышында яңа этап башла­на. Ул, Мәскәү университетында экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып, югары юридик белем турында диплом ала һәм 1913–1917 елларда Казан мәхкәмә палата­сында антлы вәкил ярдәмчесе һәм адвокат булып хезмәт куя, берничә тапкыр шәһәр Думасына гласный итеп сайлана.

Адвокат 1917 елдагы Февраль революция­сеннән соң зур сәясәткә тартыла. 23 мартта «Йолдыз» газетасында «Милли съездны ни­чек җыярга?» дигән мәкалә бастырып, Уфада Мәхкәмәи шәргыя каршында корылтай ясап, аны дини һәм милли үзәккә әверелдерергә тәкъдим итә. Бу мәҗлес бөтенроссия дәрәҗә­сендә җыелып, анда күпчелекне Идел‑Урал төбәге вәкилләре тәшкил итәргә тиеш, дип ас­сызыклый. Апрель аенда съездны Оештыру үзәге төзелә. Ул да түгел, Вакытлы хөкүмәт Садрыйны, Төркестан белән идарә итү коми­теты составына кертеп, Ташкентка җибәрә. Максуди үзенә эш юнәлеше итеп мәгариф өлкәсен сайлый. Садрый 1917 елның 16 ап­релендә I Бөтентөркестан мөселманнары съездында катнаша. Анда Россиянең киләчәге мәсьәләсе дә карала. Зәки Вәлиди, Россия федерация булырга тиеш, дип чыгыш ясый, Садрый Максуди бу фикергә каршы төшә.

Мәскәүдә 1–11 май көннәрендә I Бөтен­россия мөселманнары cъезды була. Россия­нең мөселман халыклары мәнфәгатьләренә җавап бирә торган дәүләт төзелеше тупрак­лы мохтәрияттән торган федерация булыр­га тиеш, ә үз җирләре булмаган халыкларга милли-мәдәни автономия бирергә, дигән карар кабул ителә. Бу мөһим вакыйгадан Максуди читтә кала һәм, мине Төркестанга җибәреп зур сәясәттән читләштерделәр дип, июнь аенда, комитеттагы вазыйфасын калдырып, Мәскәүгә кайтып китә. Әмма аны, үзе съездда катнашмаса да, мөсел­маннарның Казанда узачак II Бөтенроссия cъездын әзерләргә тиешле Милли шурага сайлыйлар.

Максуди, 1917 елның 20 июлендә ачылган II Бөтенроссия мөселманнары cъездында доклад ясап, Идел‑Урал төбәге һәм Се­бер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясен игълан итәргә тәкъдим кертә. Бу көннәрдә Казанда руханиларның һәм хәрбиләрнең дә Бөтенроссия съездла­ры җыелган була. Садрый Максуди 22 июль көнне хәрбиләр, руханилар һәм II Бөтен­россия мөселманнары cъезды делегатлары бергә җыелган мәҗлестә мөселман төрки-татарларның Милли-мәдәни мохтәрияте турында Декларация игълан итә. Аның башкаласы итеп Уфа шәһәре тәгаенләнә. Мәҗлестә Милли-мәдәни мохтәриятне вө­җүдкә чыгару комиссиясе һәм ноябрь аенда Уфада узачак Милләт мәҗлесен хәзерләү өчен Садрый Максуди рәислегендә Вакыт­лы идарә төзелә һәм эшли башлый.

Съезд Милли-мәдәни мохтәрият турында канун проектын кабул итә. Максуди тәкъди­ме белән ул финанс, дин һәм мәгариф ми­нистрлыкларыннан торачак, дип раслана.

Бер үк вакытта Галимҗан Ибраһимов һәм бер төркем җәмәгать эшлеклесе туп­раклы мохтәриятне яклап чыга, ләкин бу хакта җитди сөйләшүне Уфада булачак Милләт мәҗлесенә калдыралар.

Биредә берничә әйберне ачыклап китү сорала. Садрый Максуди, тупраклы мохтә­рият илнең чик буе төбәкләрендә тупланып яшәүче халыкларга туры килә, ә таралып яшәгән татарларның милли тормышларын көйләр өчен бердәнбер кулай яшәеш фор­масы – милли-мәдәни мохтәрият дип сана­ган. Ә большевиклар милли-мәдәни мохтә­риятне танымый, 1917 елның 2 ноябрендә ил халыкларына үзбилгеләнү хокукын биргән «Россия халыклары хокуклары дек­ларациясен» кабул итә.

1917 елның 20 ноябрендә Уфада Эчке Русия һәм Себер мөселманнары Милли-мәдәни мохтәриятенең Милләт мәҗлесе ачыла. Мәҗлес 29 ноябрьдә Идел‑Урал штаты (тупраклы мохтәрият) төзү турында карар кабул итә. 1918 елның 5 гыйнварында Милли идарәнең рәисе итеп Садрый Мак­суди сайлана. 11 гыйнварда Милли-мәдәни мохтәриятнең Конституциясе кабул ителә, Садрый Максуди Милләт мәҗлесенә та­ралырга һәм кабат май аенда җыелырга тәкъдим итә. Үзе, Милли идарә эшләре буенча урынбасары Ибниәмин Әхтәмевкә инструкцияләр калдырып, Казанга кайтып китә, җитәкчелектән читләшә. Бу көннәрдә Максудиның практик түгел, теоретик, пуб­лицист һәм оратор икәнлеге бик ачык кү­ренә. Ә революция шартларында Садрыйга хас гаделлек, дөреслек кебек принципларга таянып эшләү кимчелек санала, кире­сенчә, кыюлык, кискенлек кебек сыйфатлар кыйммәт йөри.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТОРМЫШЫ

1918 елның 13 апрелендә большевик­лар Милли-мәдәни мохтәриятне юкка чыгара. Милли идарә, аның нәзарәтләре, төбәкләрдәге җирле милли оешмалар ябы­ла, мохтәриятнең милке тартып алына, җитәкчеләре төрмәгә утыртыла. Садрый Максуди, кулга алынудан качып йөреп, Финляндиядәге татар җәмгыятенә ба­рып сыена. Бу илдә яшәргә рөхсәт булмау сәбәпле, Стокгольмда виза юнәлтеп, Милли идарә вәкиле буларак, 1919 елның гыйнва­рында Парижда ачылган Солых конферен­циясенә бара. Россиядәге Казан татарлары­ның аяныч хәле турында Америка, Англия, Франция делегацияләре җитәкчеләренә меморандумнар тапшыра.

Максуди 1920 елда виза җибәреп шулай ук Милли идарә вәкилләре Гаяз Исхакый һәм Фуад Туктаровны Япониядән Парижга чакыртуга ирешә. Аларның өчесен Фран­циянең булачак тышкы эшләр министры ка­бул итә. Татар җәмәгать эшлеклеләре Рос­сиядәге төрки-татарларның милли хокула­рын яклауда ярдәм һәм Төркия хәлифәтен төрекләр файдасына хәл итүне сорыйлар.

1921 елда Россиядә ачлык башлангач, алар Идел‑Урал төбәге татарларына ярдәм оештыру максатында төрле дәүләтләргә мөрәҗәгатьләр тарата, бу эшкә үзләреннән өлеш кертә. 1922 елда Садрыйның дуслары аның гаиләсен Россиядән яшерен рәвештә Финляндиягә алып килә, җәй көне Максу­дилар Берлинга күченә. Садрый, акрынлап сәясәттән читләшеп, тарих фәне белән тәм табып шөгыльләнә башлый, иртәдән кичкә кадәр китапханәләрдә утырып, язы­лачак китаплары өчен материал туплый.

1923 елда кабат Франциягә кайта, Париж­да кызларын гимназиягә укырга урнаштыра, яхшы гына фатирга күченә, бер сүз белән әйткәндә, тормышын җайлап җибәрә. Азия җәмгыятендә чыгышлар ясый. Шушы җәм­гыятьнең ике күренекле әгъзасы тәкъдиме белән, аны Сорбонна университетының Славяннарны өйрәнү инситутына профес­сор вазыйфасына эшкә алалар. Ул биредә 4 декабрьдә төрки халыклар тарихы буенча беренче лекциясен укый.

Садрый Максуди бәлки Парижда яшәп тә калган булыр иде. 1924 елның көзендә ул үзе «Төрек очагы» җәмгыятенә барып лекцияләр укырга теләк белдерә. Биредә Мостафа Кемаль Ататөрек белән таныша, аралаша, Төркия Президенты аны Әнкарага эшләргә чакыра.

1925 елда, тәкъдимне кабул итеп, Садрый Максуди гаиләсе белән яшь республикага күченә. Бөтен сәләтен, гыйлемен, тәҗрибә­сен демократик дәүләт коруга, дөньяви җәмгыять төзүгә һәм гуманитар фәнне үс­терүгә багышлый.

Илдус Заһидуллин

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*