tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия халык санын алу көннәре билгеле
Бөтенроссия халык санын алу көннәре билгеле

Бөтенроссия халык санын алу көннәре билгеле

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак, Хөкүмәтнең тиешле карарына кул куелды, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.

«РФ Хөкүмәте карары имзаланды… Ул Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакытын билгели. Чара 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак», – диелә медиаофис хәбәрендә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Росстатта Министрлар Кабинетының Халык санын алу вакыты турындагы карарына кул кую фактын расладылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*