tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды

Бүген Кукмара районына эш визиты белән Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Татарстан Президенты Аппараты, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иҗтимагый Палата вәкилләре һәм башкалар килде. Кунаклар районда туган телләрне укыту, саклау буенча эшнең ничек алып барылуы белән танышты.

Башта кунаклар Лельвиж урта мәктәбендә, балалар бакчасында, музейда булдылар. Алга таба очрашу Кукмарада дәвам итте, анда алар үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше белән таныштылар. Аннары Татарстан премьер-министры урынбасары район Мәдәният йортында республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын бәйрәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде.

Район башлыгы Сергей Димитриев, утырышны ачып, Кукмараның республикада социаль-икътисадый үсеш алган авыл районнарының берсе булуын билгеләп үтте.

«Бездә 29 милләт вәкиле тату гаилә булып яши. Барлык халыкларга да белем алу, телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен шартлар тудырылган. 12 февраль көнне районда Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шакиров катнашында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы булды. Шулай ук районда татар, рус, удмурт, мари телләре һәм мәдәнияте үзәкләрен булдыру турында карар кабул ителде», – диде Сергей Димитриев.

Васил Шәйхразыевның сүзләренә караганда, милли холыкны формалаштыру гаиләдән башлана һәм тел, мәдәният аша чагылыш таба.

«Нәкъ менә гаиләдә тел һәм мәдәният, гореф-гадәтләр тәрбияләнә. Әгәр гаилә үзенең нәселен сакларга тырыша икән, димәк, ул тагын да күбрәккә сәләтле. Туган телне, гореф-гадәтләрне, гастрономияләрне белү кешене бизи генә. Шулай ук милли гореф-гадәтләрне, туган телне саклап калуга ярдәм итә торган мәктәпкәчә һәм мәктәп тәрбиясенә дә игътибар итәргә кирәк. Әгәр белем бирү учреждениеләрендә телгә зур хөрмәт белән карыйлар һәм һәр педагог алтын бәясенә торырлык икән, аның эш сыйфаты нәтиҗәсендә тел яшәячәк», – дип билгеләп үтте Татарстан премьер-министры урынбасары.

Алсу Гатауллина

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*