tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда күренекле рәссамнар күргәзмәсе ачылды
Азнакайда күренекле рәссамнар күргәзмәсе ачылды

Азнакайда күренекле рәссамнар күргәзмәсе ачылды

Туган як табигатен, кешеләрен, борынгы Казан күренешләрен чагылдырган картиналар Төбәкне өйрәнү музеенда урын алган.

Тантаналы чарада Россия сәнгать академиясе академигы, Татарстанның атказанган рәссамы Феринат Халиков, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, берлек әгъзалары-күренекле рәссамнар катнашты.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләп, бүләкләр тапшырды.

Рәссамнар Азнакайдан алган тәэсирләре белән уртаклашып, җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Резеда Шарипова

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*