tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр Дубай Сабан туенда
Безнекеләр Дубай Сабан туенда

Безнекеләр Дубай Сабан туенда

12 апрель көнне Дубайның (Берләшкән Гарәп Эмирлекләре) “Сафа Парк”
мәйданчыгында өченче тапкыр зурлап милли бәйрәмебез – Сабан туе гөрләп узды.
Милли рух, җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барган бу матур чара, татар
халкының бай мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яктыртып, җирле халыкны һәм
туристларны берләштерде. Чараны төп оештыручылар быел да «First Select»
компаниясенә нигез салучы, Дубайда яшәүче ике татар егете – Камил Галиуллин
һәм Ислам Закиров. Алар өченче ел рәттән чит илләрдә татар мәдәниятен
популярлаштыру, үстерү проектларын тормышка ашыра. Чара Бөтендөнья татар
конгрессы ярдәмендә үткәрелә.

Иң куанычлысы, сабантуйның музыкаль өлешендә махсус кунаклар, яшь якташ
җырчыларыбыз – Татарстанның атказанган артисты, күпләргә Dj Radik буларак
яхшы таныш булган Рбишча егете Радик Яруллин һәм тамырлары Яндавишчага
барып тоташкан Рената Ильясова да чыгыш ясады. Ә Радикка шушы масштаблы
милли бәйрәмне алып бару хокукы да елмайган хәтта.
– Дубай сабантуе якынча дүрт мең кешене бергә җыеп, бик матур һәм күңелле
узды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә
яшәүче татарларны гына түгел, башка гарәп илләрен дә берләштерә. Ел саен
биредә күрше Согуд Гарәбстаны, Оман, Катар, Мисырда яшәүче ватандашлар да
бик теләп катнаша. Башка халык вәкилләре дә бәйрәмгә кызыксыну белдерәләр.
Шул кадәр халык арасында Мәскәүдән һәм Түбән Новгородтан, төбәгебезнең
Рбишча һәм Ыргу авылларыннан тамырлары белән булган бихисап якташ-
милләттәшләрне очрату аеруча күңелле булды.
Шәхсән мин сабантуйда чыгыш ясарга оештыручыларның берсе, Казандагы “Туган
авылым” милли комплексы җитәкчесе Радик Абдрахмановтан чакыру алдым.
Барлык артистларның юл, яшәү, гонорар чыгымнарын Бөтендөнья татар
конгрессы үз өстенә алды.

Башта җырчы буларак кына бирегә җыенган булсам, оештыручылар карары белән
миңа сабантуйны алып барырга тәкъдим иттеләр. Шушы төп вазифаны Казан
кызы, “Туган батыр” Халыкара проект җитәкчесе Айсылу Замалеева белән
башкардык (фотода).

Көн җылы, атмосфера бәйрәмчә шәп иде, тирә-якны җыр-моңга күмеп, татар
көйләре яңгырады, һәркемнең күңеле күтәренке иде. Теләгән һәркем килеп татар халкының гореф-гадәтләрен, милли уеннарын күрә, татар артистларының чыгышын тыңлый, милли ризыкларны авыз итә, гомумән, бәйрәм рухын тоя алды, – дип уртаклашты Радик Яруллин.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләгән.

– Быелгы сабантуй анда катнашкан һәркем өчен истәлекле вакыйга булыр, бик
күпләргә дустанә аралашу, олы тарихлы татар халкынын мәдәнияте белән
танышу, күңелле ял итү мөмкинлеге бирер, илһамлы яшәү дәрте өстәр дип
ышанам, – дигән ул.

Чара барышында аркан тартышу, капчык белән сугышу кебек татар халкының
традицион уеннары оештырылган. Бөтендөнья билбаулы көрәш федерациясе
вәкилләре тарафыннан үткәрелгән мастер-класс та һәркемнең күңеленә хуш
килгәндер. Кунаклар өчен сату мәйданчыклары, милли ризыклар, кул эшләре
тәкъдим ителгән. Әлбәттә, саф татар телендә зур концерт программасы да
әзерләнгән. Чакырылган артистлар – Илназ Сафиуллин, Чулпан Юсипова, DJ
Cөләйман, безнең Радик белән Рената үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә
ямь өстәгән.


Румия ХАМЗИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*