Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Форум 2021 елның 20-22 маенда узачак.
Журналистлар сорауларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җавап бирде.
Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, форумда катнашучылар-татар интеллигенциясе вәкилләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, укытучылар һәм мөгаллимнәр, “Ак калфак” проектларында катнашучы яшьләр һ. б.
“Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының катнашучылары – үз халкының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә битараф булмаган, милли мәдәниятне саклау буенча системалы эш алып баручы һәм белемнәрен киләчәк буыннарга тапшыручы гүзәл затларыбыз”, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.

Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм чит илләрдән 300 хатын-кыз катнашыр дип көтелә.
