tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе узды
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Форум 2021 елның 20-22 маенда узачак.

Журналистлар сорауларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җавап бирде.

Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, форумда катнашучылар-татар интеллигенциясе вәкилләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, укытучылар һәм мөгаллимнәр, “Ак калфак” проектларында катнашучы яшьләр һ. б.

“Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының катнашучылары – үз халкының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә битараф булмаган, милли мәдәниятне саклау буенча системалы эш алып баручы һәм белемнәрен киләчәк буыннарга тапшыручы гүзәл затларыбыз”, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.

«Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова форумның максатларының берсе итеп катнашучылар арасында тәҗрибә һәм фикер алышу өчен шартлар тудыруны атады. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, секцияләр эше докладлар уку белән генә чикләнмичә, ачык микрофон форматында актуаль проблемалар буенча фикер алышудан гыйбарәт булачак.

Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм чит илләрдән 300 хатын-кыз катнашыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*