tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодарда татарларларга багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан иттеләр
Краснодарда татарларларга багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан иттеләр

Краснодарда татарларларга багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан иттеләр

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы балалар арасында татар тематикасына багышланган рәсем ясау конкурсы үткәрә.

«Бәйге балаларны сәнгать белән шөгыльләнергә җәлеп итүдә, аларга эстетик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә. Шулай ук конкурс сәләтле балаларга ярдәм итәргә булышыр дип уйлыйбыз», — дип сөйләде «Болгар-К» татар оешмасының җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Эльвина Хәйруллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Иҗади бәйгенең төп шарты — рәсемнәрнең татар тематикасында булуы. А4 форматында ясалган рәсемнәрне «Болгар-К» оешмасына 24 майга кадәр җибәрергә кирәк.

Краснодар татарлары тарихи фоторәсемнәр бәйгесен дә игълан иткән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*