tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы» бәйгесенә эшләр кабул итүне дәвам итә
«Мәгариф» журналы редакциясе  «Авыл укытучысы» бәйгесенә  эшләр кабул итүне дәвам итә

«Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы» бәйгесенә эшләр кабул итүне дәвам итә

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бергәлектә оештырылган «Авыл укытучысы» бәйгесенә «Мәгариф» журналы редакциясе эшләр кабул итүне дәвам итә.

Конкурста Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, бистәләрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Бәйге өч этаптан торачак.

Беренче этап – бәйгедә катнашучылар редакция тәкъдим иткән темага эссе язу.

Икенче этап – тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрү.

Өченче этап – ачык дәресләр ярышы.

Гаризалар һәм эшләр 2021 елның 31 маена кадәр кабул ителә.

 Катнашучының «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына 2021 елның икенче яртысына язылганлыгын раславы сорала. П2433 индексы буенча басма вариантка язылган очрак­та, бәйгедә катнашучының почта квитанциясе күчер­мәсен (фотога төшергән яки башка ксерокопиясен) җибәрүе шарт.

Бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Быел җиңүчеләрне тәбрикләү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Конкурсның йомгаклау этабын югары дәрәҗәдә зурлап үткәрү каралган. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның да катнашуы көтелә.

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*