IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Башкортостан Республикасы Игәле районы Олы-Теләк авылы «Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, эшмәкәр Хәсән Идиятуллин чыгыш ясады.
“Татар халкы башка милләт халыкларын туган итеп күрә белә, алар белән дуслыклы мөнәсәбәтләр урнаштырып, бергәләшеп эшли һәм яши белә,” – дип ассызыклады Хәсән Идиятуллин.
Хәсән Идиятуллин бар көчен татарның тарихи шөгыле – ат үрчетүгә бирә. Бүгенге көндә Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында меңләп нәселле атлар бар. Җыенда катнашучыларга әлеге хуҗалыкта үстерелүче атлар хакында һәм аларны тезеп бастырып “Мы татары” язуын ясау турында видеоязма тәкъдим ителде.