tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел
Рөстәм Миңнеханов: Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел

Рөстәм Миңнеханов: Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты. «Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел», — диде ул.

Президент системалы эш булмаса, бүген үзеңне саклап калу авыр булуын әйтте. «Без сан ягыннан икенче халык, бөтен көчне куярга тиешбез. Бүген беркемгә үзен татар дип әйтергә оят түгел. Кая карасаң да безнең татар шәхесләре бар», — дип белдерде.

«Сезне татар халкына үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Сез — милләтнең патриотлары. Шундый кешеләр булганда милләтебезнең киләчәге булуында шик юк. Кая гына барсак та, өлкәләрдә, чит илләрдә дә татарлар белән очрашырга тырышабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Пленар утырышка кадәр Президент татар эшмәкәрләре җитештергән продукцияләр тәкъдим ителгән күргәзмәне дә карады.

Быел җыенга Россиянең 39 төбәгеннән 500дән артык делегат килгән.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*