tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында эшмәкәр Хәсән Идиятуллин чыгыш ясады
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында эшмәкәр Хәсән Идиятуллин чыгыш ясады

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында эшмәкәр Хәсән Идиятуллин чыгыш ясады

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Башкортостан Республикасы Игәле районы Олы-Теләк авылы «Идиятуллин»  крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы,  эшмәкәр Хәсән Идиятуллин чыгыш ясады.

“Татар халкы башка милләт халыкларын туган итеп күрә белә, алар белән дуслыклы мөнәсәбәтләр урнаштырып, бергәләшеп эшли һәм яши белә,” – дип ассызыклады Хәсән Идиятуллин.

Хәсән Идиятуллин бар көчен татарның тарихи шөгыле – ат үрчетүгә бирә. Бүгенге көндә Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында меңләп нәселле атлар бар. Җыенда катнашучыларга әлеге хуҗалыкта үстерелүче атлар хакында һәм аларны тезеп бастырып “Мы татары” язуын ясау турында видеоязма тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*