tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саха (Якутия) Республикасы вәкиле Марс Закиров: “Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены эшмәкәрләр безнең алда яңа мөмкинлекләр ача”
Саха (Якутия) Республикасы вәкиле Марс Закиров: “Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены эшмәкәрләр безнең алда яңа мөмкинлекләр ача”

Саха (Якутия) Республикасы вәкиле Марс Закиров: “Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены эшмәкәрләр безнең алда яңа мөмкинлекләр ача”

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Саха (Якутия) Республикасы Якутск шәһәре «Казань Продукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сатып алу бүлеге башлыгы, эшмәкәр Закиров Марс хәләл продукция сату эшчәнлеге хакында сөйләде.

“2019 елның 15 апрелендә “Казан Продукт” компаниясен булдыруны үз алдыма максат итеп куйдым. “Казан Продукт”  татар эшмкәрәләре җитештергән  хәләл продукцияне сату эше белән шөгыльләнә.  Мәсәлән, «Эко-хәләл» тавык ите Мордовиядән сатып алына, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән  «Алтын Юрта» ярымфабрикатлары, Пенза өлкәсеннән «Эко-град» колбасалары, Казаннан «Тәмле» чәк-чәге кайтарыла. Планда «Тархан суы» һәм Татарстан Республикасының Биектау районыннан «Арабик групп» тәм – томнарын кайтаруны да оештыру каралган”, – дип сөйләде Марс Закиров.

Делегат IX Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены эшмәкәрләр алдында яңа мөмкинлекләр ачар, хезмәттәшлекне җайга салырга һәм яңа тәҗрибә алырга мөмкинлек бирер, дип өмет белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*