tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фаил Әпсәләмов: “Эшләребез уңайга бара”
Оренбург өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фаил Әпсәләмов: “Эшләребез уңайга бара”

Оренбург өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фаил Әпсәләмов: “Эшләребез уңайга бара”

“Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узган IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы эшендә Оренбург өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фаил Әпсәләмов та катнашты. Биредә ул “Ырынбур шәлчеләре” исеме астында җаваплылыгы чикләнгән ширкәт эшчәнлеге турында сөйләде.

“Эшебезне, ягъни гаилә бизнесын әти 1988 елда ачты, илдәге үзгәреш чорында ул үз кооперативын булдырды. Без шәл фабрикасы өчен кәҗә мамыгы әзерләү белән шөгыльләндек. Мин беренче тәҗрибәне дә шунда алдым.

Ә инде “Ырынбур шәлчеләре” барлыкка килүнең төп сәбәпчесе, шәл бәйләүчеләр нәселеннән булган Альбина Фаил кызы белән гаилә корып җибәрү булды. Безнең гаиләнең үзебез бәйләгән шәлләр белән сату итүеннән башланган кәсеп 21 ел эчендә яңадан-яңа үрләр яулый. Безнең фирма тәкъдим иткән шәлләр бүген җир шарының кайсы гына илендә очрамый, дөньяның нинди генә күргәзмәләренең төп бизәге булып тормый. Алар инде санап бетергесез”, – диде ул.

Фаил әфәнде белдергәнчә, “Ырынбур шәлләре” оешмасы бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе булып тора. Ул “Россиянең 100 иң яхшы товалары” лауреаты, алтын медаль иясе дә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*