tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнир Галимов: “Безнең милли ризыклар дөнья базарында да йөзгә кызыллык китерерлек түгел”
Фәнир Галимов: “Безнең милли ризыклар дөнья базарында да йөзгә кызыллык китерерлек түгел”

Фәнир Галимов: “Безнең милли ризыклар дөнья базарында да йөзгә кызыллык китерерлек түгел”

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында истәлекле вакыйга узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы үткәрелде.

Чарада Бөтенроссия татар авыллары ассоциясе рәисе Фәнир Галимов та катнашты.

“Бөтендөнья татар конгрессының “татар авыллары” проекты 2008 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Мин үзем бу оешманы 2014 елдан җитәклим. Шушы вакыт эчендә күп кенә чаралар татар авыллары тормышында урын алдылар. Бу җыеннар да, Бөтенроссия авыл сабантуйлары да, фольклор коллективларның “Түгәрәк уен” бәйгесе дә, саный китсәң андый чаралар дистәләгән, барысы да якыннан аралашуга, танышуга, тәҗрибә уртаклашуга, үзара ярдәмләшүгә корылган”, – диде рәис.

“Һәр төбәкнең үз йөзе, үз бизнесы. Башкортостан, Самара өлкәсе эшмәкәрләре күпләп яшелчә үстерсә, Пенза, Нижгар яклары хәләл ит ризыклары, казылык белән дан тота. Безнең милли ризыклар дөнья базарында да йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Өчпочмак, чәк-чәк, бавырсак теләсә кайсы өстәлнең күрке булырлык”, – дип өстәде спикер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*