tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев танылган кардиохирург Ринат Акчуринны юбилее белән тәбрикләде
Васил Шәйхразыев танылган кардиохирург Ринат Акчуринны юбилее белән тәбрикләде

Васил Шәйхразыев танылган кардиохирург Ринат Акчуринны юбилее белән тәбрикләде

Бүген танылган кардиохирург, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ренат Сөләйман улы Акчурин үзенең гомер бәйрәмен – 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Ренат Сөләйманович!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Без Сезне олы йөрәкле, милләтебезнең күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән милли җанлы шәхес буларак беләбез. Безнең халык борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек милләтебезнең уллары һәм кызлары тора.

Һәр көнегез кешеләргә, дәүләткә һәм халкыбызга изгелек эшләп игелекле гамәлләр белән үтә. Сез кешеләрне үз фидакарьлек белән рухландырып кына калмыйча, күпләрен, туры мәгънәсендә, тормышка кайтарасыз. Милләтебез Сезнең белән хаклы рәвештә горурлана һәм үзенең үсешенә зур өлеш керткән улына бик рәхмәтле.

Мөхтәрәм Ренат Сөләйманович! Кеше йөрәгенә кагылучы кулларыгызның көч-куәте көннән-көн артсын, ә халыкыбыз, сезнең уңышларыгызга һәм казанышларыгызга куанып, озак еллар Сезнең өчен горурлык хисләре кичерсен. Сезнең кебек милләттәшебез булу – безнең өчен зур горурлык. Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын. Тагын озак еллар дәвамында милләтебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Зур ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*