Бүген Чувашиянең Урмай авылындагы «Кара пулат» мәчетендә ифтар мәҗлесе була.
«Ифтарларны ел саен уздырып барабыз. Элек Фәрит абый Гыйбатдинов „Кара пулат“ мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Сафиуллин белән бергәләп үткәрә иде аны. Бүгенге мәҗлестә барлыгы 100 кеше: татар милли-мәдәни автономиясенә йөрүчеләр, дин әһелләре катнашырга тиеш», — диде Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ифтар мәҗлесе 19.46 сәгатьтә башлана.
Гадел Әхмәтҗанов