tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можгага – Татарстан бүләге
Можгага – Татарстан бүләге

Можгага – Татарстан бүләге

Можга шәһәрендә беренче тапкыр «Сандугач керде күңелгә» татар җыры конкурсы узды.

«Мондый конкурслар бик кирәк. Хәзер яшьләр татар телендә начар аралаша, бу бик кызганыч. Ә бүген җыр гына түгел, ә тел бәйрәме дә. Бөтен кеше үзара татар телендә аралаша, сәхнәдән татар җырлары яңгырый. Бу — үсеп килүче буынга зур тәрбия”, — диде конкурста катнашучы Рамазан Гарәпшин. Яшьләрнең дә катнашуы икеләтә сөенеч.

Ижау кызы, хәзерге вакытта Можгада яшәүче Айгөл Каюмова: “Кияүгә чыгып, ике кечкенә бала тәрбиялим. Шуңа күрә сәхнәдә инде күптән чыгыш ясаганым юк иде. Конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым. Можгада татар яшьләре күп. Бу конкурс мәдәниятебез һәм сәнгатебезне үстерү өчен ясалган тагын бер адым”, — диде.

Конкурсны Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды. “Без инде аны узган ел ук уздырырга теләгән идек. Тик пандемия аркасында, бу эш барып чыкмады. Быел, Аллаһка шөкер, максатыбызга ирештек. Мондый конкурс шәһәребездә әле беренче тапкыр, барысын да телефон аркылы шалтыратып, бераз үгетләп чакырырга туры килде. Аннан инде алар үзләре дә кызыксынып киттеләр, рәхәтләнеп репетициягә йөрделәр. Конкурс дәвамлы булыр дип ышанабыз”, — диде Можга татарларының милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Фәридә Аникина.

Можгалыларны тәбрик итәргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урыебасары Илгиз Илдар улы Халиков килгән иде. Ул Можгада эшләп килүче татар ансамбльләренә милли костюмнар бүләк итте.

“Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы үз эшен 2020 елда кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе» нигезендә алып бара. Әлеге документны гамәлгә ашыруда безнең төп максат, юнәлешләр бар. Бу эштә безгә Дәүләт программалары ярдәмгә килә. Шуларның берсе – “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дип атала. Әлеге программа кысаларында без чит илләрдә, төбәкләрдә яшәүче татарларга милли киемнәр, музыка уен кораллары тапшырабыз.

Можга шәһәренә 17 комплект милли костюмнар алып килдек. Алар — өлкән буын һәм балалар өчен. Чөнки, дәвамчылык булырга тиеш. Без балаларга басым ясыйбыз, аларны ялкынландырып, рухландырып җибәрәбез. Ә инде өлкән буын вәкилләренә без шушы костюмнарны бүләк итеп, бу юнәлештә эшләвебезне, бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтәбез, аларның яшьләргә үрнәк булуларын аңлатабыз. Можгага әлеге җыр бәйрәменә килүемә бик шат. Чөнки мин балаларның шушы костюмнарны кигәндә, янып торган күзләрен күрдем, барысы да бик шатландылар. Ә бу — иң зур бәйрәм” , — диде ул.

“Халык җыры” номинациясендә беренче урынга – Розалия Панфилова, Рәзилә Шәйхиева, “Эстрада җыры” номинациясендә — Рәзилә Шәйхиева, Айгөл Каюмова, ә гран-прига Фәния Гыйззәтуллина лаек булдылар.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*