tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Чувашия татарлары ифтар мәҗлесе үткәрә
Бүген Чувашия татарлары ифтар мәҗлесе үткәрә

Бүген Чувашия татарлары ифтар мәҗлесе үткәрә

Бүген Чувашиянең Урмай авылындагы «Кара пулат» мәчетендә ифтар мәҗлесе була.

«Ифтарларны ел саен уздырып барабыз. Элек Фәрит абый Гыйбатдинов „Кара пулат“ мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Сафиуллин белән бергәләп үткәрә иде аны. Бүгенге мәҗлестә барлыгы 100 кеше: татар милли-мәдәни автономиясенә йөрүчеләр, дин әһелләре катнашырга тиеш», — диде Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ифтар мәҗлесе 19.46 сәгатьтә башлана.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*