tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә
Чаллы Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә

Чаллы Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген илебезнең барлык җирлекләрендә дә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәләр. Чаллыда бәйрәм чаралары  8:30 сәгатьтә Муса Җәлил скверына чәчәкләр салудан  башланып китте. 9:00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасы игълан ителде. Биредә шәһәребез җитәкчеләре, яу кырында башын салган каһарманнарыбызны искә алып, кизү торды. 9:15 тә «Ватан-ана» мемориалы янында шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары сугыш еллары җырларын башкарды. Көндезге унда тантаналы  бәйрәм парадына старт бирелде.

Традиция буенча парад  тантаналы рәвештә Җиңү байрагын алып чыгу белән башланды. Аннан соң Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбенең барабанчылар колонналары, ГТХМ хезмәткәрләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, кадет мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучылары үттеләр. Быел хәрби парад беренче тапкыр оркестр белән узды.

Парадчыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев сәламләде. «Җиңү тарихының елъязмасына Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 11 якташыбызның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Без, бүгенге буын, батыр якташларыбызның, каһарманлык кылган ватандашларыбызның истәлеген кадерләп саклыйбыз. Чаллы җиренең данлы уллары хөрмәтенә Без Геройлар аллеясына нигез салдык. 82 нче кадет мәктәбе Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемен алды, шулай ук Чаллы урамнарының берсенә аның исеме бирелгән. Чаллының 71 нче микрорайонындагы урам Советлар Союзы Герое Соболев Николай Леонтьевич исеме белән аталды. Шәһәребезнең төп проспектларының берсе Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган. Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары ел саен Муса Җәлил һәйкәле яныннан башланып китә. Җиңү таңын алып килү өчен күпме халык батырларча һәлак булган. Чаллы районыннан гына да 14 меңнән артык кеше дошманга каршы көрәшкә  киткән. Безнең якташлар, каһарманлык һәм батырлык үрнәкләрен күрсәтеп, барлык фронтларда да үз-үзләрен аямыйча, тыныч тормыш өчен көрәштеләр», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чыгышында.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне белән котлавын укыды.

Котлау сүзләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуртдинов та чыгыш ясады. Мифтах Әнсәп улы – Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм парадында катнашкан мактаулышәхес.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чара  Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*