Бүген Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уза. Ул Якутиядә мондый масштабта беренче тапкыр үткәрелә.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан 
Якутия халкы һәм кунаклары өчен берьюлы ике бәйрәм – якутларның җәйге традицион «Ысыах» бәйрәме һәм кыр эшләре тәмамлануга багышланган «Сабантуй» бәйрәме уза. Чыннан да, бу программа кунакларны татар һәм якут мәдәнияте дөньясы белән таныштырырга ярдәм итә.
Сабан туе милли уеннар, татарча көрәш, җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.

Тагын бер кызыклы вакыйга милләттәшләребезне сөендерде – Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаевның тормыш иптәше татар халкының милли ризыгы “Кыстыбый” пешереп, ирен сыйлауны Сабан туена җыелган тамашачы бик хуплап кабул итте.
















