tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Якутиядә яшәүче татарларны бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов Якутиядә яшәүче татарларны бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Якутиядә яшәүче татарларны бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутия татарларының «Туган як» татар мәдәнияте үзәге әгъзаларын бүләкләде.

Бүләкләү тантанасы Якутия башкаласында Татарстан сәнгать осталары концертында үтте.

Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүләре өчен үзәкең рәисе Игорь Хәлилов, рәис урынбасары Анатолий Михайлов, үзәк әгъзалары Руслан Исхаков, Равил Садриев, Фларит Хафизов, Таһир Хөснетдиновка Татарстан Президенты Рәхмәте белдерелде.

Шул ук сәхнәдә Саха Якутия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең Рәхмәт хаты ТР Җыр һәм бию ансамбленә тапшырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*