tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутия Республикасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак
Якутия Республикасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак

Якутия Республикасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак

Иртәгә Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. Якутиядә Сабантуй мондый масштабта беренче тапкыр үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка шәрәфле кунаклар катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, 22-25нче июньдә Якутскида Татарстан Республикасы көннәре уза. Программа Якутия халкын һәм кунакларын Татарстан мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыруны үз эченә ала. Аңа Татарстан киносын күрсәтү,  күргәзмәләр, иҗат коллективлары чыгышлары, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр керә.

Иртәгә, 25нче июнь көнне,  Якутия халкы һәм кунаклары өчен берьюлы ике бәйрәм – якутларның җәйге  традицион «Ысыах» бәйрәме һәм  кыр эшләре тәмамлануга багышланган «Сабантуй» бәйрәме узачак. Чыннан да, бу программа кунакларны татар һәм якут мәдәнияте дөньясы белән таныштырырга ярдәм итә.

Ысыах – якутларның иң төп бәйрәме. Бәйрәмдә күңел ачу йолалар, аш-су, бию, халык уеннары, ат чабышлары белән үрелеп бара. Якутларның милли бәйрәме  Тува, Алтай, татар һәм башкорт халыкларының  бәйрәмнәре белән охшаш,  шуңа күрә Сабантуй һәм Ысыах юкка гына бер мәйданда үткәрелми.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*