tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Якутиядә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды
Бүген Якутиядә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды

Бүген Якутиядә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды

Бүген Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уза. Ул Якутиядә  мондый масштабта беренче тапкыр үткәрелә.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка шәрәфле кунаклар катнаша.

Якутия халкы һәм кунаклары өчен берьюлы ике бәйрәм – якутларның җәйге  традицион «Ысыах» бәйрәме һәм  кыр эшләре тәмамлануга багышланган «Сабантуй» бәйрәме уза. Чыннан да, бу программа кунакларны татар һәм якут мәдәнияте дөньясы белән таныштырырга ярдәм итә.

Сабан туе милли уеннар, татарча көрәш, җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.

Татарстанның  Балтач районы егете  Руслан Рафиков Сабантуйның абсолют батыры булды.

Тагын бер кызыклы вакыйга милләттәшләребезне сөендерде – Саха Республикасы башлыгы  Айсен Николаевның тормыш иптәше татар халкының милли ризыгы “Кыстыбый”  пешереп, ирен сыйлауны Сабан туена җыелган тамашачы бик хуплап кабул итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*