tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй – 2022 бәйрәмендә катнашучыларны һәм аның кунакларын СӘЛАМЛӘВЕ
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй – 2022 бәйрәмендә катнашучыларны һәм аның кунакларын СӘЛАМЛӘВЕ

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй – 2022 бәйрәмендә катнашучыларны һәм аның кунакларын СӘЛАМЛӘВЕ

Кадерле дуслар! Хөрмәтле ватандашлар!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне халкыбызның иң яраткан бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән котлыйм!

Зур һәм тату илебезнең күркәм үзенчәлеген тәшкил иткән милли тантаналарның берсе буларак, ул кабатланмас төсләре, колачының киңлеге һәм бәйгеләренең төрлелеге белән һәр кешенең күңеленә хуш килә. Халык риваятьләрендә, җыр-әкиятләрендә, күренекле татар язучылары, шагыйрьләре, рәссамнары һәм композиторлары әсәрләрендә мәңгеләштерелгән Сабантуй чорлар һәм гасырлар аша киләчәккә юлын дәвам итә.

Бу бәйрәм – жир кешесенең игелекле хезмәтенә мәдхия, ул күңелләрдә бай уңышка һәм муллыкка өмет, яшәү дәрте уята, иҗади казанышларга һәм фидакарь хезмәткә рухландыра.

Татар халкы вәкилләре кайда гына яшәсә дә, Сабантуй – һәммәсе өчен туган телебез, мәдәниятебез һәм ата-бабаларыбызның изге гамәлләре белән бәйләнешне саклаучы бәрәкәтле көч. Хәзерге вакытта ул Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә, чит илләрдә уздырыла, бу исә татар мәдәниятен танытуга ярдәм итә, төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләр ача. Илебездә шул исәптән милли-мәдәни төрлелекне саклауны да максат итеп куйган Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Сабантуйны бәйрәм итү аеруча мөһим вакыйга булачак.

Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле ватандашлар! Ихлас күңелдән барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык, иминлек һәм күтәренке кәеф телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*