tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чал тарихлы Тәтеш яңара
Чал тарихлы Тәтеш яңара

Чал тарихлы Тәтеш яңара

Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре бу атнада ут күршебез Татарстанның Тәтеш районында булып кайтты. Анда алар мәчетләрдә, төбәк тарихы һәм балык музеенда булдылар, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук районның тарихи һәм истәлекле урыннары буенча экскурсия көтә иде.

Милләт җанлы глава

Татар автономиясенең Заволжье район советы һәм “1 нче мәхәллә” рәисе Рафаэль Назмутдинов җәй көне Яңа шәһәр мәктәпләренең ана теле укытучыларын, “Ак калфак” оешмасы активистларын һәм мәчет картларын мәркәзебез Казанга экскурсиягә алып барган иде. Ә бу юлы без бик тә уңайлы автобуска утырып күрше Тәтеш районына юл тоттык. Борынгы Болгар дәүләте җирләренең гүзәл табигатенә, татар авылларының төзеклегенә сокланып барып, туксан чакрым араны үткәнне сизмичә дә калдык.

Соңгы елларда Тәтеш районы күз алдында яңара, гел үсеш юлыннан бара. Быел авыл хезмәтчәннәре кырлардан рекордлы уңыш җыеп алып, республика районнары арасында беренче урынга чыккан. Шәһәр һәм авылларны төзекләндерү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. Федераль проектларда катнашып, ял паркын һәм ташландык хәлдә булган буаны матурайтканнар. Көн саен күпләп килеп йөргән барлык туристларда да чиксез соклану тудыручы хастаханә шәһәрчеге калкып чыккан. Тирә-як районнардан да ашлык кабул итүче элеваторны яңадан эшләтеп җибәргәннәр. Татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерү юлларын да эзлиләр. Якын киләчәктә шәһәрнең берничә урамына татар язучыларының исемнәрен бирергә ниятлиләр икән. Кыска гына вакыт эчендә махсус хәрби операция – СВО зонасына егерме ике тапкыр гуманитар ярдәм җыеп озатканнар. Тормышыбыздагы уңай үзгәрешләргә Ульяновск якларында җитәкче урыннарда эшләп бай тәҗрибә туплаган главабыз Рәмис Сафиулловның фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә ирештек, милләт җанлы җитәкче тәүлек буе диярлек эшли, үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, ул районыбызга элеккеге яхшы данын кире кайтарды бит, ди Тәтеш халкы.

Рәмис Хатыйп улының хәләл җефете Римма Гомәр кызы районның “Колос” хуҗалыгына уңышлы гына җитәкчелек итә. Кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнәр. Ашлык культураларын тулысынча суктырып алдык, хәзер инде шикәр чөгендерен җыя башлыйбыз, аны да күп итеп чәчәбез, ди ул. Тынгысыз йөрәкле Римма ханым җирле “Ак калфак” оешмасын да әйдәп бара. Шәһәр һәм авылларда халкыбызның төрле йола һәм фольклор бәйрәмнәрен үткәреп, яшь буында милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Римма ханым үзенең хәләл малына ифтар һәм корбан мәҗлесләре дә оештыра. Күптән түгел туган авылы Яңа Ишледә “Авыл көне”н зурдан кубып уздырган. Тир түгеп тапкан малымнан өлеш чыгарып, мәчет һәм мәдрәсәләргә, мохтаҗ кешеләргә, якташларыма ярдәм итә алуымнан канәгатьлек хисе кичерәм, күңел тынычлыгы табам, ди Римма Гомәр кызы, бәхетле елмаеп.

Аллаһы йорты нур сибә

Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов безне шәһәрнең Үзәк мәчетендә колач җәеп каршы алды. Ул менә егерме җиде ел инде динебезгә тугрылыклы хезмәттә. Район территориясендә барлыгы унбиш мәчет эшләп килә, шуларның икесе Тәтешнең үзендә урнашкан. Һәр мәчет карамагында якшәмбе мәктәбе ачып җибәргәннәр. Өлкәннәр дә, балалар да дин дәресләренә бик теләп йөриләр. Инсаф хәзрәт республиканың алты районы – Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан районнары мөселманнарын берләштергән казыяткә дә җитәкчелек итә.

“Районыбыз башлыгы Рәмис Хатыйп улы мөһим эшкә алыныр алдыннан һәрвакытта да без – имамнар белән киңәшләшә, уртага салып сөйләшә. Ул районда татар тормышын сизелерлек дәрәҗәдә җанландырып җибәрде. Ә Римма Гомәр кызы җитәкчелек иткән “Ак калфак” оешмасы милли һәм дини гореф-гадәтләрне халыкка җиткерүгә зур өлеш кертә”,- ди Инсаф хәзрәт.

Ә Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Ульяновск татарларының уңышларына соклануын белдерде.

“Шушы көннәрдә генә безгә Яңа шәһәрдә Ислам мәдәни-агарту үзәген ачу тантанасында катнашырга насыйп итте. Милләтебез һәм динебез үсешендә зур адым бу. Ульяновск өлкәсе татарлары тормышындагы барлык яңалыклар белән дә “Өмет” газетасының телеграм каналы аша танышып барабыз. Ә Рамис Сафин төбәк хәбәрләрен “ТНВ” телеканалы аркылы бөтен дөньяга тарата. Бергә һәм бердәм булып татарлыкны күтәрәсез, саклыйсыз. Кызганычка, күп төбәкләрдә бу сыйфат югалып бара”,- диде Ильяс хәзрәт.

Олуг шәхесләр биргән төбәк

Мәчеттә телеңне йотарлык тәмле пылау белән сыйланганнан соң, безне Тәтешнең тарихи һәм истәлекле урыннары буенча бай эчтәлекле экскурсия көтә иде. Мәгърур Идел елгасы буена басып, кабатланмас матурлыкка, гүзәллеккә хозурландык. Сүз уңаеннан, каршы як ярдан изге Болгар җирләре, Ак мәчетебез күренеп тора. Тәтеш төбәге – үзе дә Бөек Болгар дәүләте җирләре бит. Археологлар биредә 1244 елгы кабер ташларына тап булган. Болгар бабаларыбыз монда тимер эшкәрткән, бронза койган. Моннан ерак түгел урнашкан безнең Ульяновск өлкәсенең Кызыл Сөендек авылында борынгы болгар мунчасы саклануы тирән тамырлы булуыбыз хакында ачык сөйли.

Без Тәтеш төбәге тарихы музеенда булу бәхетенә дә ирештек. Элеккеге сәүдәгәр йортында урнашкан әлеге музейханәдә 70 меңнән артык экспонат саклана. Чагыштыру өчен: музейлар шәһәре булып исәпләнгән Алабуга каласы музейханәләрендә ядкарьләр саны 60 мең тирәсе икән. Советлар заманында бу бинада авыл хуҗалыгы техникумының тулай торагы урнашкан булган. Шушы районның Алабирде авылында туган танылган дин әһеле Ильяс хәзрәт Җиһаншин әлеге уку йортының агрономнар әзерләүче бүлегендә белем алып, тулай торагында көн күргән.

“Әлеге тулай торакта тормыш мәктәбе үттем, зур сынаулар аша уздым дисәм дә була. Хәтта укырга да йөрмичә, тәмәке тартып, сыра чөмереп ятучы егетләр белән бер бүлмәдә торырга туры килде. Менә шулардан гыйбрәт алып, сәламәт яшәү рәвешен, дин юлын сайладым”,- ди Ильяс хәзрәт.

Тәтеш төбәге мәдәниятебез һәм сәнгатебезгә, әдәбиятыбызга күп күренекле шәхесләр биргән. Театр һәм кино артисты Сергей Шакуровның әтисе Каюм ага Бакырчы авылында туып үсә. Революциядән соң Сембердә беренче татар театрын оештыручы Барый Тархановның да әти-әнисе шушы җирдән, шушы туфрактан. Татарлардан беренче профессор-химик, академик Арбузов хезмәтен дәвам итүче Гыйлем Камай Тәтештә дөньяга килә. 36 яшендә аны Казан университетының беренче ректоры итеп билгелиләр. Сталин заманында ул сәяси репрессия корбанына әверелә. Гаепсезгә атып үтерүдән аны НКВД башлыгы Лаврентий Берия коткарып кала. Беренче татар шагыйрәсе, язучы, педагог Маһруй Мозаффария Олы Тормы авылында мулла гаиләсендә туа. Аның улы Мансур Мозаффаров – күренекле татар композиторы. Чуваш мәгърифәтчесе, Сембердә инородецлар өчен халык мәктәпләре ачтыручы Иван Яковлев та шушы яклардан.

“Районыбызның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасына музейда аерым стенд багышладык. Алар халыкка рухи-әхлакый, милли һәм дини тәрбия бирү юнәлешендә бәһасез эш башкаралар. Күптән түгел оештырылган йола бәйрәменә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та югары бәя бирде, Римма Сафиуллованың тырышлыгын башка районнарга үрнәк итеп куйды”,- ди төбәк тарихы музее директоры Наталья Понедельникова.

Ул Тәтеш татарларының бердәм, тырыш булуы, ана телен, милли йолаларны саклап, киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга омтылулары турында сокланып сөйләде.

Балыкка хөрмәт зур

Идел елгасы буенда җәелеп киткән Тәтешкә барып, ничек инде балык музеена кереп чыкмыйсың?! Баксаң, Россиядә бу бердәнбер дәүләт балык музее икән. Күптән түгел Мәскәү белән Әстерханда ачылган балык музейлары хосусый музейханә статусына ия. Тәтеш музее каршысында кырпы балыгына – белугага һәйкәл куйганнар. Авырлыгы 960 килограмм булган әлеге галәмәт зур балыкны 1921 елда А.И.Старшин бригадасы Идел елгасыннан тотып алган. Балыкка бәйле бөтен мәгълүматны бөртекләп җыйган музей һәм балыкчы утары һәркемдә соклану тудырырлык. Шуңа күрә төрле төбәкләрдән туристлар монда бик теләп, ашкынып киләләр. Хәзер инде причалыбызга зур теплоходлар туктый башлагач, көн саен өчәр автобус туристлар кабул итәбез, ди музей директоры Наталья Геннадьевна.

Ерак юлны якын итеп килгән туристларны искиткеч зәвыклы итеп эшләнгән балык кафесында сыйлыйлар. Без дә кунакчыл Римма Гомәр кызы чакыруы буенча шушы кафеда балык шулпасын һәм кәтлитен, кыздырылган балыкны авыз иттек. Ә Ульяновскига кире кайту юлы уңаеннан балык кибетенә тукталдык. Биредә балыкның нинди генә юк – Иделдән яңа гына тотып алынганы, ысланганы, киптерелгәне… Кибет киштәләрендә әле яңа гына Тархан дип аталган минераль су пәйда булган. Төрле авырулардан файдалы һәм шифалы, диләр.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин әлеге сәфәрне оештыручыларга һәм кунак итеп каршы алучыларга – Рафаэль Назмутдинов белән Римма Сафиулловага, шулай ук Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка рәхмәт сүзләрен юллады.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*