Димитровград шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете каршында балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. Биредә сабыйлар имам-хатыйб Ильяс хәзрәт Мөхетдинов һәм тәҗрибәле остазлар – имамнар һәм мөгаллимнәр җитәкчелегендә гарәп телен өйрәнәләр, кул эшләре шөгыльләнәләр, көнкүрештә кирәк булган һөнәрләргә өйрәнәләр. бергәләп догалар кылалар, әңгәмәләр үткәрәләр.
Мөселман кануннары буенча тәрбия бирүнең асылы – балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтүдә. Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләр рухында тәрбия алган балалар әлеге белемнәрен җәмгыятьтә куллана, киләсе буыннарга да дөрес әхлакый тәрбия бирә.