tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровгардның үзәк мәчете каршында балалар өчен җәйге лагерь оештырылды
Димитровгардның үзәк мәчете каршында балалар өчен җәйге лагерь оештырылды

Димитровгардның үзәк мәчете каршында балалар өчен җәйге лагерь оештырылды

Димитровград шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете каршында балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. Биредә сабыйлар имам-хатыйб Ильяс хәзрәт Мөхетдинов һәм тәҗрибәле остазлар – имамнар һәм мөгаллимнәр җитәкчелегендә гарәп телен өйрәнәләр, кул эшләре шөгыльләнәләр, көнкүрештә кирәк булган һөнәрләргә өйрәнәләр. бергәләп догалар кылалар, әңгәмәләр үткәрәләр.

Мөселман кануннары буенча тәрбия бирүнең асылы –  балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтүдә. Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләр рухында тәрбия алган балалар әлеге белемнәрен җәмгыятьтә куллана, киләсе буыннарга да дөрес әхлакый тәрбия бирә.

rdumul.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*