tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Глобальләшү һәм модернизацияләү китапханәләрне дә читләтеп үтми
Глобальләшү һәм модернизацияләү китапханәләрне дә читләтеп үтми

Глобальләшү һәм модернизацияләү китапханәләрне дә читләтеп үтми

Глобальләшү һәм модернизацияләү китапханәләрне дә читләтеп үтми. Россиядә модельле муниципаль китапханәләр көннән-көн арта бара, әмма аларның берсе дә үзенчәлеген югалтмый. Китапханәне җиһазлау традицион эшчәнлек юнәлешләрен тамырдан үзгәртә. Массакүләм чаралар матур үтсен өчен бинаны бизәү, музыкаль аппаратура куллану, төрле милләт киемнәре киеп чараны алып бару мөһим роль уйный. Мондый чаралар күркәмрәк тә, истәлеклерәк тә була. Бу максаттан Иске Калмаш авыл китапханәсенә “Мәдәният” милли проекты кысаларында халык костюмнары сатып алынды.

Театральләштерелгән тамашалар, әдәби сәяхәтләр, флешмоблар, фольклор бәйрәмнәре, халык костюмнарында үткәрелә торган тематик әдәби кичәләр чараларга тагын да ямь һәм индивидуальлек өстәячәк. Болар барысы да яшьләрнең, үсеп килүче буынның традицион халык сәнгатенә мөнәсәбәтен үзгәртергә ярдәм итә. Милли киемгә мондый мөнәсәбәт Ватаныбызның бай үткәне турында истәлекне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Иске Калмаш модельле китапханәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*