tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә

ВИДЕО: Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә

Ул үзенең журналистларга биргән кайбер әңгәмәләрендә “мин татар халкының көтүчесе” дип атаса да, чынлыкта исә ул халкыбызның чын милли лидерларының берсе булды. Аның шулай икәнлеген үзе исән чакта ук милләт тә, зыялылар да, хакимият кешеләре дә һәм иң мөһиме гади халык таныды һәм үз итте. Сүзебез “Урмай моңы” , “Кәрван-мирас” халыкара җыр фестивальләренә, данлыклы “Мишәр” фольклор халык ансамбленә, соңрак Бөтенроссия “Урмай-Зәлидә” төрки халыклары конкурсларына нигез салучы, Татарстанның һәм Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, узган ел безнең арабыздан китеп барган Фәрит Гыйбатдинов хакында бара. Шушы көннәрдә генә аның туган авылы Урмайда Фәритнең якыннары һәм туганнары танылган сәнгать остасын искә алу мәҗлесе уздырды. Бик күп санлы кунаклар арасында хәбәрчебез Рамис Сафин да бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*