tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстониядә Татар мәдәнияте көне узды
Эстониядә Татар мәдәнияте көне узды

Эстониядә Татар мәдәнияте көне узды

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, кадерле милләттәшләрем!

Туган якларыма ялкынлы кайнар сәламнәремне Эстониянең Нарва шәһәреннән юллыйм.

Үзем инде биредә туып-үссәм дә, әнием Мөтеравылдан. Яшь чагында Серпухов егете, әтием Феракша белән гаилә корып, башта Мәскәүгә, аннары Эстониягә күченеп шунда төпләнгәннәр. Шуңа да карамастан, безнең гаиләдә ана телебезгә хөрмәт олы, аны һәм мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өстендә эшлибез.

Күптән түгел, мәсәлән, Кренгольмск китапханәсендә Татар мәдәнияте көне узды.  Китапханә хезмәткәрләре һәм Нарва татар җәмгыяте вәкилләре тарафыннан оештырылган бу чара халкыбызның иң яраткан һәм иң күркәм бәйрәме – Сабантуйга багышланган иде.

Татар мәдәнияте көне – ул искиткеч бәйрәм, шул ук вакытта, тарихны өйрәнү, гореф-гадәтләр турында белемеңне арттыру өчен менә дигән мөмкинлек тә иде.

“Нарвада татар җәмгыяте тарихы” дигән темага шушы оешма җитәкчесе Мәрьям Малышева үзенчәлекле чыгыш ясады. Тамашачылар игътибарына “Таллинда Европа Сабантуе”, “Нарва җәмгыяте тарихы” дигән темаларга слайд-шоу тәкъдим ителде.  Мин һәм Феракша Шарафетдинов биргән “Татарстан музыкасы” концерты да һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Ә инде татар милли ашларын дегустацияләү – чараның иң татлы өлеше булгандыр.

Менә шулай, туган яклардан еракта көн күрсәк тә, татар җанлы булып яши бирәбез.

Фотода тамырлары белән Мөтеравылдан булган Флюра Шарафетдинова, Мәрьям Малышева, Хәсәнә Ахмерова, Галия Пляплина, Феракша Шарафетдинов һәм мин.

Рафаэль ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Нарва шәһәре (Эстония)-Мөтеравыл

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*