tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ХХ гасырда – XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты»
«ХХ гасырда – XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты»

«ХХ гасырда – XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты»

2021 елның 29 июнендә ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында «ХХ гасырда – XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты» дигән темага халыкара конференция узачак. Ул Татарстан АССРда телләр турындагы декрет кабул ителүгә 100 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Конференция эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән (Татарстан, Хакасия, Бурятия, Башкортстан, Дагыстан, Якутия һ.б.) һәм чит илләрдән (Финляндия, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Казахстан) галимнәр катнашачак. СССРның милли төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә тел сәясәте һәм аны тормышка ашыру, рус телен һәм милли телләрне укыту, массакүләм мәгълүмат чараларының тел сәясәтен үткәрүдәге роле һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышулар көтелә.

Чыгышларда тел проблемаларының тарихи аспектлары (тел белгечләренең фәнни эшчәнлеге үзенчәлекләре, татар зыялыларының телнең абруен, дәрәҗәсен күтәрү өчен көрәшүләре һ.б.) белән беррәттән, телләр үсешенең заманча проблемалары (туган телләр һәм милләтара татулык, ике һәм күптеллелек мәсьәләләре һ.б.) да каралачак.

Конференция сәг. 10.00 да башлана.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, конференц-зал (каб.232).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*