tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Самара өлкәсенең Камышлы районында Сабан Туе бәйрәмендә катнашты
Данис Шакиров Самара өлкәсенең Камышлы районында Сабан Туе бәйрәмендә катнашты

Данис Шакиров Самара өлкәсенең Камышлы районында Сабан Туе бәйрәмендә катнашты

26нчы июнь көнне Самара өлкәсенең Камышлы районында татар халкының милли бәйрәме – Сабан Туе гөрләде.

Сабан Туе кунакларын, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исемннән, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Шулай ук биредә Самара өлкәсе губернаторы киңәшчесе Виктор Кузнецов губернаторның сәламләвен җиткерде, Самара өлкәсе хөкүмәте әгъзалары, Самара өлкәсе “Дуслык” татар оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев, ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов котладылар.

Бәйрәм кысаларында Камышлы районының тарихына багышланган китап тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге басманың аерым бүлеге 2019нче елда узган X Бөтенроссия авыл Сабан туена багышланган.

Татарстаннан килгән сәнгать осталары Сабан Туена җыелган меңләгән милләттәшләребезгә җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*