tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинскта шәһәр көне һәм сабантуй
Дзержинскта шәһәр көне һәм сабантуй

Дзержинскта шәһәр көне һәм сабантуй

Ока елгасының сул ярында урнашкан, халык саны буенча (якынча 217 мең) өлкәбездә икенче булган Дзержинск шәһәре 27 май көнне үзенең 93 еллыгын билгеләп үтте.

Бераз тарихка күз салсак, хәзерге химиклар шәһәре урынында элек Растяпино авылы булган, ул документларда 1606 елдан искә алына. 1862 елда Черное тимер юл станциясе ачыла. 20 гасыр башында станциядән ерак түгел минераль кислоталар заводлары төзелә, алар тирәсендә эшчеләр поселогы барлыкка килә һәм 1929 елда аңа Дзержинск исеме бирелә. Бер елдан ул шәһәр статусын ала, димәк, 1930 ел – Дзержинскның туган елы дип санала.

Сугыш алдыннан биредә Ока, Заводстрой, Заря, Рулон заводлары эшли башлый, 1939 елда Игумновск ТЭЦы ачыла. 1941 елга Дзержинск илнең химия сәнәгатендә әйдәп баручы роль уйный. Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдән фронтка шартлаткычлар, ягулык катнашмасы, «Катюша» өчен снарядлар, танкка каршы миналар озатыла. Сугыштан соңгы елларда биредә яңа предприятиеләр төзелә, химия машиналары төзү, пластмасса заводлары, Дзержинск ТЭЦы эшли башлый.

Бүгенге көндә дә шәһәр зур химия традицияләрен дәвам итә.

2021 елның 10 сентябрендә президент Владимир Путин Указы белән Дзержинскка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелә.

Шәһәр көне

Шәһәрнең туксан өченче туган көнен билгеләүгә багышланган төрле чаралар  җиде бәйрәм мәйданчыгында оештырылган иде. Традиция буенча, төп бәйрәм урыны итеп Дзержинский мәйданы сайланган иде, шәһәр халкының һәм кунакларның төп өлеше нәкъ шунда җыелды. Бәйрәм иртәсе көч структуралары, сәнәгать предприятиеләре, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре катнашында тантаналы парад белән башланды. Көн дәвамында төрле мәйданчыкларда  милли мәдәниятләр һәм оркестрлар, “Хыяллан”, “Арт-киңлек”, “Дзержинский Арбат” фестивальләре киң колач җәеп узды. Шунда Дзержинск осталарының эшләнмәләрен сатып алу, төрле мастер-классларда белем туплау мөмкин иде, ә шәһәр китапханәләре кунакларны «Китап бульвары»на чакырды.

Җирле татар автономиясе активистлары да ел саен шәһәр бәйрәмендә актив катнаша, быелгысыннан да якта калмыйча, милли мәдәниятләр фестиваленә кушылып, бәйрәм кунакларын татар халкының яшәеше, милли гореф-гадәтләре белән таныштырды. Автономиянең өметле яшь активистлары матур иҗади номерлары белән сөендерде, ә уңган-булган ханымнары чәкчәк, пәрәмәч, өчпочмак, кош теле, самавырда кайнаган чәй табыны әзерләгән иде.

Сабантуй

3 июнь көнне, өлкәбездә узачак милли бәйрәмнәргә старт биреп, биредә беренчеләрдән булып Сабантуй узды.

Милли бәйрәм, гадәттәгечә, үзәк мәдәният һәм ял паркында Дзержинск шәһәр администрациясе ярдәме һәм татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе әгъзалары тырышлыгы белән оештырылды. Бәйрәмне тантаналы ачу һәм концерт программасы Татарстанның Әлки муниципаль районы иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгышын үз эченә алган иде. Шулай ук, Спас муниципаль округының Татар Моклокасы белән Тукай авыллары һәм җирле татар автономиясе үзешчәннәренең музыкаль номерлары да бәйрәмгә аерым ямь һәм милли төсмер өстәде. Соңгылары тарафыннан татар халык атрибутикасы күргәзмәсе һәм сату ноктасы да оештырылган иде.

Хәрмәтле кунаклар, югары түрәләр, шәһәр башлыклары сафында сабантуй кунакларын өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Дзержинск Җәмигъ мәчете имам-хатибы Гаяз хәзрәт Закиров сәламләде.

“Сабантуй бәйрәме татарлар һәм башкортлар тормышында зур роль уйный. Якыннарны һәм туганнарны бергә җыю, дуслар белән очрашып аралашу өчен дә менә дигән сәбәпче булып тора.

Бүгенге көндә сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әверелде һәм аны авылларда гына түгел, зур шәһәрләрдә дә бәйрәм итәләр хәзер. Иң мөһиме – сабантуйны оештыру дәрәҗәсе һәм аның әһәмияте елдан-ел артып торсын иде”, – диде рухи лидер үз чыгышында һәм һәркемне 9 июльдә өлкә үзәгендә узачак Беренче Идел буе сабан туена чакырды.

Тантана һәрвакыт ярдәмгә килергә, сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер кешеләр – бәйрәмне оештыручылар һәм спонсорларны хәрмәтләү белән дәвам итте. Милләтебез алдында куйган намуслы хезмәтләре, югары профессионализм, Дзержинск шәһәрендә яшәүче татарларның милли-мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлешләре һәм сабантуйны бәйрәм итү уңаеннан истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән Гаяз хәзрәт, Рамил Надюков җитәкчелегендә җирле татар автономиясе коллективы, шәһәр Думасы депутаты Ринат Реймов,

Волга-Вятка химия компаниясе җитәкчеләре Җәмил Реймов һәм Али Зәйдуллин, халык фронтының төбәк штабы вәкиле, хәрби хәрәкәтләр ветераны Таһир Мөхәммәтов, шәхси эшмәкәр Равил Мингалимов, “ТройкаТТ” оешмасы директоры Халит Сафин, пауэрлифтинг буенча Россия чемпионы Илдар Беддердинов бүләкләнде.

Тантаналы өлештән соң күңелле милли уеннар, конкурслар һәм спорт ярышларына старт бирелде. Теләгән кеше рәхәтләнеп аркан тартуда, гер күтәрүдә, кул алышуда үз көчен сынады, бәйләнгән күзләр белән балчык чүлмәкләрен ватырга тырышты, капчыклар киеп йөгерде, көянтәгә эленгән су тулы чиләкләр белән һәм кашыкка йомырка салып узышты. Агач кисү һәм бүрәнәгә кадак кагу ярышлары да сабантуй кунаклары, аеруча көчле затлар арасында зур кызыксыну тудырды.

Бәйрәмнең иң күп тамашачысын җыйган урын – көрәш мәйданы иде. Нәкъ шунда көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтте, алар өчен җан атты, ир-егетләргә көч бирде. Бу көнне келәмгә унбер авырлык категориясендә өлкәбезнең төрле почмакларыннан җыелган якынча сигез дистә ир-ат чыккандыр. Ә Дзержинск сабан туеның абсолют батыры итеп Пильна округының Сафаҗай авылыннан килгән Ханнән Камалетдинов табылды, аның авылдашы Ришат Сәбитов лаеклы икенче урында. Барча призерлар шәһәр администрациясе, төп спонсорлар – ике адаш Халит Сафиннар һәм Ринат Реймов тарафыннан кайгыртылган көнкүреш  техникасы белән бүләкләнде.

Кич белән паркта Татарстанның билгеле артистлары Зөлфәт Зиннуров, Сөмбел Билалова һәм Алия Исрафилова концерт программасы белән чыгыш ясады.

Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай сабантуй узды Дзержинскта, шәһәр халкы һәм бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп ял итте.

Быелгы сабантуй һәркемнең хәтерендә үзенең бәхетле һәм якты мизгелләре, җылы очрашулары белән уелып калсын, ә оештыручыларны алга таба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын иде!

Румия ХАМЗИНА.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*