tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларның гаиләләре мәҗлескә җыелды
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларның гаиләләре мәҗлескә җыелды

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларның гаиләләре мәҗлескә җыелды

Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларның гаиләләрен бүген мәҗлескә чакырды. Хәләл ризыклардан торган табын артына мобилизацияләнүче якташларыбызның 20дән артык якыннары килгән.

Әлеге мәҗлес нәкъ менә олуг бәйрәм – Россия көнендә үткәрелүе очраклы түгел. Безнең егетләребез илебез тынычлыгы,  Россия халкы имин яшәсен дип дошманга каршы көрәшә бит.

Мәҗлестә катнашучыларны өлкә мохтарияте рәисе Рамис Сафин сәламләде һәм солдатларның исән кайтуларын, ә якыннарына түземлек теләде. Үзәк Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт сугыш кырында җаннарын бирүчеләрнең рухландырып дога кылды, яралыларның савыгуын, калганнарның исән кайтуын теләде.

Чыганак: t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*