Әлкинең Ак калфаклары милли бәйрәмгә әзерләнеп батырларга сөлге чигугә керештеләр.
Татар халыкның иң борынгы матур йолаларының берсе -Сабантуй батырына сөлге чигу. Чигүле сөлге халкыбызның көнкүрешендә дә, көндәлек тормышында да, йолаларында да урын алган, җырларга кергән. Дөньяга яңа гына аваз салган баланы ак сөлгегә төргәннәр. Кыңгыраулы туй атларын сөлге бизәгән. Киленнәрнең каенаналарына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Туйдан соң су юлы күрсәтүчегә, мунча ягучыга, никах укучыга, башкодага бүләк итеп сөлге әзерләнгән. Сабан туеның колга башларында да җилфердәгән чигүле сөлге. Мичтән чыккан икмәк, кадерләп, сөлгегә төреп куелган. Кунакларны чигүле сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар
Татар хатын-кызының уңганлыгын, осталыгын, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү дәрәҗәсен дә күрсәтә сөлгеләр. Алардагы бизәк-рәсемнәргә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, иң якты хис- тойгылары салынган.
Чиккән сөлгеләребез батырларга барып ирешсен.