tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие «RUSSIA HALAL EXPO» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсен Коръән укып ачты
Татарстан мөфтие «RUSSIA HALAL EXPO» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсен Коръән укып ачты

Татарстан мөфтие «RUSSIA HALAL EXPO» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсен Коръән укып ачты

Кичә шәүвәл аеның 28 нче көнендә (18 майда) Казанда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum 2023” Халыкара икътисади форумы кысаларында  «RUSSIA HALAL EXPO-2023» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсе ачылды.

«RUSSIA HALAL EXPO-2023» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсенең тантаналы ачылышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода, РФ Икътисади үсеш министрлыгы министры Максим Решетников, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Андрей Бабаков, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча урынбасары Әхмәт Кавеса Сенгендо катнашты.
Беренче булып тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады – ул экспозицияне Коръән укып ачып җибәрде.

Аннары Марат Хөснуллин KazanForum-ның быелдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча федераль дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үтте. Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнаша. Барлыгы 150дән артык эшлекле сессияләр планлаштырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга һәм РФ Хөкүмәтенә форумны әзерләүдә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасына, форумда катнашу өчен Казанга килгән чит ил һәм төбәк партнерлары делегацияләренә, эшкуарларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук форумда катнашучыларга үзләренең сәламнәрен РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко юллады.

Russia Halal Expo Россиядә инвестиция һәм инфраструктура проектларының иң зур күргәзмәсе булып тора. Ул бизнес-проектларны үстерү өчен уникаль урын, форумда катнашучылар арасында конструктив диалог төзү өчен мәйданчык булып тора. Казанда Russia Halal Expo күргәзмәсендә Әзербайҗан, Бәхрәйн, Мисыр, Индонезия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан, Россия, Төркия, Үзбәкстан, Филиппинн һәм Швейцария кебек 16 ил катнаша. Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыру 16 төрле мәдәният, традиция һәм гореф-гадәт берләшкән. Иң кызыклы экспозицияләрнең берсе –  ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәйданчыгы. Анда мөфтият алып барган халыкара эшчәнлекнең ислам финанслары, хәләл-индустрия, хаҗ оешмасы, Ислам медиасы кебек 4 юнәлеше чагылыш тапкан.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*