tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлкинең Ак калфаклары батырларга сөлге чигә
Әлкинең Ак калфаклары батырларга сөлге чигә

Әлкинең Ак калфаклары батырларга сөлге чигә

Әлкинең Ак калфаклары милли бәйрәмгә әзерләнеп батырларга сөлге чигугә керештеләр.

Татар халыкның иң борынгы матур йолаларының берсе -Сабантуй батырына сөлге чигу. Чигүле сөлге халкыбызның көнкүрешендә дә, көндәлек тормышында да, йолаларын­да да урын алган, җырларга кергән. Дөньяга яңа гына аваз салган бала­ны ак сөлгегә төргәннәр. Кыңгыраулы туй атларын сөлге бизәгән. Киленнәрнең каенаналарына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Туй­дан соң су юлы күрсәтүчегә, мунча ягу­чыга, никах укучыга, башкодага бүләк итеп сөлге әзерләнгән. Сабан туеның колга башларында да җилфердәгән чигүле сөлге. Мичтән чыккан икмәк, кадерләп, сөлгегә төреп куелган. Куна­кларны чигүле сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар

Татар хатын-кызының уңганлыгын, осталыгын, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү дәрәҗәсен дә күрсәтә сөлгеләр. Алардагы бизәк-рәсемнәргә халкыбызның бәхет һәм матурлык ту­рындагы уй-хыяллары, иң якты хис- тойгылары салынган.
Чиккән сөлгеләребез батырларга барып ирешсен.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*