tatruen
Баш бит / Слайдер / Германиянең «Ханым» берлеге хатын-кызлары милли ашлар кичәсендә чәкчәк әзерләгән
Германиянең «Ханым» берлеге хатын-кызлары милли ашлар кичәсендә чәкчәк әзерләгән

Германиянең «Ханым» берлеге хатын-кызлары милли ашлар кичәсендә чәкчәк әзерләгән

«Ханымнар аш-су белән бәйле гаилә традицияләрен уртаклашты, киңәшләр әйтте. Табынның төп бизәге — чәкчәк булды. Аны ханымнар бергәләп әзерләде. Татар мәдәнияте буыннан-буынга күчә торган үзенчәлекле гореф-гадәтләргә бай. Һәр татар хатын-кызы әнисе, әбисеннән өйрәнеп калган милли ашлар рецептын күңелендә йөртә», – диелә «Ханым» берлегенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Хәбәрдә «Ханым» берлегендә татар хатын-кызлары әзерләгән чәкчәкнең рецепты тәкъдим ителә.

Моның өчен биш йомырка, 0,5 чәй кашыгы тоз, 500 грамм он кирәк. Барысын бергә болгатып, камыр басалар һәм җәяләр. Камырны тәгәрәтеп, кыска өлешләргә кисәләр, кайнап торган көнбагыш маенда кыздыралар. Ширбәт өчен 100 грамм шикәр һәм 400 грамм балны кайнатырга кирәк. Ширбәтнең тамчысы җәелеп агып китмәскә тиеш. Шунысы әһәмиятле — ширбәтне артык кайнатмаска киңәш ителә, юкса чәкчәк каты булачак.

«Тагын бер мөһим киңәш — чәкчәкне татар көйләрен тыңлап яисә җырлап пешерергә кирәк. Милли ризыкларны әзерләгәндә мәдәниятебезгә тугры калабыз, шул ук вакытта, балачак турында җылы хатирәләребезне яңартабыз», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*