tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыды
XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыды

XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форум делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыды

Бүген Казанда “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды. Форум делегатлары килеп, теркәлү узды. Аларны Казанның “Татарстан”, “Мирас”, “Амакс Сафар”, “Релита” һ.б. кунакханәләрендә урнаштырдылар. Форум эшендә илебезнең 77 төбәгеннән – Калининград шәһәреннән Сахалин һәм Камчаткага кадәр 1 меңнән артык делегат катнаша.

Форум делегатлары Казан шәһәренең Кол Шәриф, Мәрҗани, Апанай мәчетләрендә җомга намазын укыды.

Шулай ук бүген алар “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” XIVнче Халыкара икътисад форумы кысаларында оештырылган “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсе белән танышачаклар.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*