tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа «Китап-Бәйрәм» халыкара китап ярминкәсен әзерләнә
Уфа «Китап-Бәйрәм» халыкара китап ярминкәсен әзерләнә

Уфа «Китап-Бәйрәм» халыкара китап ярминкәсен әзерләнә

Уфа 26-28 май көннәрендә узачак «Китап-Бәйрәм» халыкара китап ярминкәсенә әзерләнә.

«Бу чара безнең Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Указы белән быелдан алып ел саен үткәреләчәк. Ярминкәгә Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия нәшриятлары вәкилләре, Россиянең бик күп төбәкләреннән нәшриятлар катнашачак», – диде Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, язучы Айгиз Баймөхәммәтов.

Язучы моңарчы мондый дәрәҗәдәге китап бәйрәменең Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына үткәрелүен искәртте. Биредә Татарстан китап нәшрияты да катнашачагын әйтте.

Өч көн дәвамында Уфада Россиянең күп сәнгать йолдызлары Башкортстан язучылары әсәрләрен укыячак. Төрле мәйданчыкларда язучылар чыгыш ясаячак. «Болар барысы да халык арасында язучының абруен күтәрүгә, укучылар арасында китапка игътибарны көчәйтүгә юнәлтелгән», – дип басым ясады Айгиз Баймөхәммәтов.

Ярминкә программасында Башкортстанның «Китап» дәүләт нәшриятының махсус тирмәсе була. Анда өч көн дәвамында язучыларның китапларының исем туйлары үтә.

Әлеге халыкара чарага Татарстаннан билгеле яшь язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин чакырулы. 2022 елда аның «Гипнозчы малай» балалар китабы башкорт телендә чыкты. Китап ярминкәсе кысаларында шушы китапның да исем туе була.

«Бу чара язучылар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга, милли әдәбиятны киңрәк даирәгә чыгаруга булышлык итәр дип уйлыйм. Оештыру эшләре бара. Республика җитәкчесе кызыксыну күрсәтә. Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм безгә дәрт өсти», – диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*