tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыяте Муса Җәлилгә багышланган чаралар үткәрде
Әстерханда “Дуслык” татар милли мәдәни  җәмгыяте Муса Җәлилгә багышланган чаралар үткәрде

Әстерханда “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыяте Муса Җәлилгә багышланган чаралар үткәрде

Әстерханның “Дуслык” татар милли-мәдәни  җәмгыяте һәм “Ак калфак”активистлары 15 нче февральдә татар халкының каһарман  шагыйре Муса Җәлилгә багышлап чаралар уздырдылар. “Дуслык”ның ветераннары Сәяпова Сафия Алимҗан кызы һәм Мифтяева Серур Али кызы Муса Җәлил һәйкәле янында Әстерхан дәүләт университеты студентларына татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды. Татар теле укытучылары  мәктәпләрдә, мәдәният йортларында викториналар үткәрделәр. Киләче авылындагы рус Совет шагыйре Михаил К.Л. йорт музеенда Муса Җәлилгә багышланган истәлекле почмак бар. Әлеге музейда авыл мәдәнияты йорты директоры Бисенгазиева Р.Ш.,  китапханәче Корманова Б.Б.  укучылар өчен әдәби сәгать үткәрде. Чарада шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты,Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләделәр.Әстерханга килүе, Киләче авылында 11 көн кунак булуы турында фото хроника карадылар.

1933 елның 20 июлендә Муса Җәлил Әстерханга килә. Әстерханда беренче районара балыкчылар съезды   узарга тиеш була. Съезд көннәре башланганчы Муса берничә көн шәһәр белән таныша, балык промысылларына бара, съезд делегатлары белән таныша. Съезда чыгышларны бик кызыксынып тыңлый. Тәнәфестә аеруча уңышка ирешкән хуҗалыклар турында белешә. 1933 елның август башында     Муса Җәлил Киләче авылына килә. Муса Җәлил нигә Киләчегә, ә шәһәргә якын булган башка авылга бармаган икән? 30 еллар -колхозларны күтәрү еллары. Киләче авылы колхозы рәисе Ибраһим Мәхмүдов әлеге сьезда катнаша. “Минем бабам Ибраһим бик тырыш,акыллы кеше булган. Иң артта барган колхозларны 1-2 ел эчендә алдынгылар рәтенә күтәргән. Аның биографиясенә күз салсак – Кәменни, Төркмәнкә, Җәмәле, Кызан, Киләче авылларында колхоз рәисе булып эшләгән. Муса Җәлил килгән вакытта бабам Киләчедә колхоз рәисе була. Мөгаен, Җәлилгә шушы авылга барырга тәкдъим итәләр”,- дип искә искә ала Ибраһим Мәхмүдовның оныгы Наил Бәширов.

Аның өе Киләченең Советская урамында . Хәзерге вакытта өйнең бер бүлмәсе  генә калган. Әстерхан шәһәрендә яшәүче Мәхмүдовларның оныгы Бәширов Наил   “Килинчинское лето Джалиля” дигән очеркасын “Комсомолец Каспия”  газетасында  бастыра. Аның мәкаләсен кулланып,  1988 елда  пофессор Травушкин Н.С. «В краю тысячи рек» дигән китап бастыра . Наил Закир улы Бәширов: “ Бабам  өендә шагыйрь йоклаган карават озак еллар шул урында торды. Хуҗалар анда бер кешене дә утыртмый да, яткырмый да иде. 1980 нче елларда ул караватны  музейга тапшырмакчы идем.Тик кабул итүче музей таба алмадым.” , -ди.

Муса Җәлил авылда 11 көн яши. 5 нче августта “Ялкын” газетасы битләрендә шагыйрь “Киләче авылы колхозчылары”, “Бишенче бригада буксирда”, ”Колхоз кырларына су җитми”, “Ударниклар өстәле артында” мәкаләләрен бастыра. Колхоздагы уңышсызлыклар,җитешсезлекләр турында яза. “Ике казан булды” мәкаләсендә бер бригада кешеләре ударниклар казаныннан (итле аш),ә икенче бригада ялкаулар казаныннан(итсез аш) ашады, диелә.

Ибраһим бабай белән Сәлиха әби  Муса Җәлилне пөхтә киенгән, ак күлмәкле, мөлаем, аралашучан, шаятырга яратучы, белемле шагыйрь  итеп сөйли торган булалар. Аларга күрше тирә авыллардан да укучылар Муса Җәлил турында сораштырырга килгәннәр.

                                                                        Наилә Есенбаева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*