tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл ямьле тату гаиләләр белән
Авыл ямьле тату гаиләләр белән

Авыл ямьле тату гаиләләр белән

Туймазы районының Төмәнәк авылы мәдәният йортында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы чара узды.

Чарага күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, 50 ел бергә яшәгән соклангыч парлар чакырылган иде.

Гөлсинә һәм Нурлыгаян Шәрифуллиннар, Гөлсинә һәм Риф Вәлиевлар 50 ел бергә яшиләр. Бу гаиләләрнең озын гомерле булуының сере – бер-берсенә игътибарлы булуда һәм аңлашып яшәүдә. Алар гаилә традицияләрен хөрмәт итә, бик кунакчыл һәм ачыклар, уңганнар, балалары һәм оныклары еш кына ата-аналар йортында җыела.

Тантанага шулай ук Роза һәм Ришат Гомәровлар гаиләсе чакырылган иде. Әлеге вакытта аларның улы махсус хәрби операция зонасында. Авылдашлары егетнең батырлыклары турында ишетеп куана, исән-имин әйләнеп кайтуын теләп тора.

Шулай ук, чарада концерт номеры белән Мөхәммәтгалиевлар гаиләсе чыгыш ясады, алар сәхнәгә барлык туганнарын һәм оныкларын алып менде. Мөхәммәтгалиевлар гаиләсе актив, дус, моңлы, ә иң мөһиме – бәхетле!

Уңышлы кешеләр туган-үскән җиренә булышырга тырыша. Соңгы елларда туган як язмышына битараф булмаган гражданнарны «Атайсал» республика проекты берләштерә. Мәсәлән, Роза һәм Фазыл һәм Галимовларның уллары – Гамир һәм Илвир “Атайсал” проекты буенча зур эш алып баралар, авылга ярдәм күрсәтәләр.

Кичәдә авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Шаһиев гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Төмәнәк мәдәният йортының иҗади коллективлары һәм солистлары тамашачыларга гаиләдәге дуслык һәм үзара аңлашу, Ватанга мәхәббәт һәм ата-аналарга хөрмәт турында искиткеч концерт номерлары бүләк итте.

Тантана шарлардан салют белән тәмамланды. Һәрвакыттагыча онытылмас, күркәм чара булды ул. Авылдашлары Мәдәният йорты хезмәткәрләренә җылы теләкләрен җиткереп, ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп таралышты.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*