tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әйтерсең лә гомер – чаптар ат…
Әйтерсең лә гомер – чаптар ат…

Әйтерсең лә гомер – чаптар ат…

Кеше гомерен үлчәүләргә салып үлчәмиләр, эшләгән гамәлләрен бизмәннәргә салып тикшермиләр. Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела. Яшәү мизгеленең бер ноктасына килеп җиткәч, үткәннәргә күз төшереп, йөрәк авазыңны тыңлап, яшәгән елларыңа йомгак ясап аласың. Сарапул шәһәрендә яшәүче укытучы, милли шәхес Мәүлидә Фәйрузовага тиздән 55 яшь тула. Мәүлидә ханым белән юбилей уңаеннан хәтер сандыгын барладык.

Арча диләр, Арча диләр

Әгерҗе районының Кадыбаш авылында туып-үсә ул. “Мин 8 нче сыйныфны тәмамлаган елларда, яшьләрне авылда калдыру турында карар чыкты. Уку таныкларын кулга бирмиләр иде. Әниемнең мине бик тә укырга җибәрәсе килде. Мең бәлаләр белән мин ничек тә Арча педагогика көллиятенә укырга керә алдым. Әле дә хәтерлим: рус теленнән диктант яздык. Минем диктант кызыл пасталы ручка белән чиккән кебек төзәтелгән иде. Мине журналга 35 нче укучы итеп, карандаш белән язып куйдылар. Сораганда сорыйлар, сорамаганда юк. Укый башладык, минем кайтасы килә, авылны сагынам, елыйм, телеграмма сугам. Әни: “Кайт, фермада эшләрсең”, — дип орыша. Ләкин — могҗиза! Беренче семестрда мин ударник булып чыктым. Ниһаять, журналга карандаш белән язылган Солтанова фамилиясе ручка белән язылды.

Тагы да бер кызыклы хәлне сөйләп китим әле. Мине фортепиано классына укырга язганнар. Ә мин авылда чакта ук шул инструментны сөйми идем (чөнки авыл клубында бер фортепиано тора иде, аңа барысы да баскалап, ул әллә нинди тавышлар чыгара иде). Ул дәрестән шактый гына качып йөргәч, мине чакыртып, баян классына яздылар. Анысы да бер бәла булды. Уйнарга өйрәнергә баяннар җитми, чират торырга туры килә. Минем бармакларым кыска, барлык төймәләргә дә басып бетерә алмыйм. Укытучы чиреккә «өчле» билгесе чыгара. Шуңа була стипендия ала алмадым. Ләкин менә укуны тәмамлаганда, ул миңа «бишле» куйды. “Бөтен укучылар арасында иң зур үсеш алганы син”, — диде. Эчтән генә: “Эх, сез миңа бу «бишле»не элек куйсагыз иде”, — дип уйладым. Шаулап-гөрләп студент еллары үтеп китте.

Көллият миңа чыннан да ныклы белем бирде. Белгәнегезчә, Арча педагогика көллиятенең даны еракларга таралган. Биредә “Әлифба” китабы авторлары — Сәләй ага Вагыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова эшләгәннәр. Көллияттән бик күп танылган шәхесләр чыккан. Язучылар һәм шагыйрьләр: Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Самат Шакир, Фәрваз Миңнуллин, Флера Тарханова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, Алсу Гайфуллина, фән докторлары һәм профессорлар Яхъя Халитов, Валентин Беркутов, Мәрьям Хәсәнова, Дания Әхмәтова, җырчылар Лилия Хәмитова, Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Илназ Гарипов, алып баручылар Әбри Хәбриев, Булат Бәйрәмов һәм башкалар. Алар бөтен җирдә дә: “Без — Арча педагогика көллияте укучылары”, дип йөриләр. “Иң көчле белгечләрне Арча көллиятендә әзерлиләр” дигән фикер белән килешмичә булмый. Көллият дистәләгән еллык эшчәнлеге дәверендә 13 меңнән артык укытучы әзерләп чыгарган”.

Сарапул

“Читтән торып Казан дәүләт педогика институтының математика факультетына Сарапулга укырга кердем. Практиканы мин Сарапул шәһәренең 21 нче санлы мәктәбендә һәм, пионервожатый булып, Вятка Аланында үттем. Юллама белән кайтып, Әгерҗедә коррекцион мәктәптә, балалар бакчасында эшләдем. Әнә шулай 7 ел үтеп китте. 1991 елда Сарапулга кайттым. Әти-әниләрем Сарапулга күптән күчеп килгәннәр иде инде. Сарапулда эшемне балалар бакчасында башлап җибәрдем. Аннан соң 1998 елга кадәр “Солнышко” яшүсмерләр клубында оештыручы-укытучы булып эшләдем. Мәктәп директоры Гөлсинә апа Садыйкова чакыруы буенча 2004 елга кадәр 25 нче санлы мәктәпкә килдем. Анда татар теле, математика фәннәрен укыттым, пионервожатый булдым. Гөрләп эшләгән, яшәгән еллар. Ул чакларда Гөлсинә ханым белән балалар өчен Сабантуйлар үткәрә идек. Шул Сабантуйларда көрәшкән балалардан: бертуган Кәримовлар, Нәбиевләрдән яхшы спортчылар чыкты. Татар телендә мәҗлесләр алып бара башладым, судларга тәрҗемәче булып бара идем.

Аннан соң радио көллиятендә математика дисциплинасы укыттым. Һәм менә 2010 елда яңадан кайчандыр укытучы эшчәнлегемне башлап җибәргән 21 нче санлы мәктәпкә кайттым. Хәзер еллар узгач, әйләнеп карыйм да, укытучы һөнәрен сайлавыма шатланам, әнием миңа дөрес юнәлеш биргән дип уйлыйм.

Сарапулның татар дөньясына мине җитәкләп диярлек Рәхилә апа Галина алып килде. Ул Кадыбаш мәктәбендә безгә тарих укыткан иде.

Ул чакта “ЗИО” мәдәният йортында үтә иде җыелышлар. Нәҗип абый Камалов, Рәфис абый Галимовлар эшләгән вакытлар. Рәхилә апа: “Мин үземә алмаш алып килдем, ул сезнең өметләрне 100 тапкыр арттырып аклар”, — дип калдырып чыгып китте. Әнә шулай милли эшләргә кереп киттем. Заманасы өчен бик күп эшләр эшләнде. Укытучы булгач, әлбәттә, мин балалар белән эшләдем. Җәмәгать эшлеклесе булу җиңел түгел. Аңлашылмаучанлыклар да еш килеп чыга. “Җитте, башка йөрмим”, — дип уйлаган чаклар да була. Ләкин еллар буе тупланган тәҗрибә, милләтнең киләчәге өчен борчылу бу адымны ясаудан туктата. Сарапул татарларының да киләчәге якты, матур булыр, безнең урынга яшьләр килер, дип ышанам”.

Шундый ул Мәүлидә ханым

Мин Мәүлидә ханым белән “Тугызбуй” төркеме белән Сарапул шәһәре Сабантуй бәйрәмнәрендә чыгыш ясаган вакытта таныштым. Һәрвакыт әлеге бәйрәмне алып баручы ул була торган иде. Соңгы елларда балалар өчен республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда иң актив катнашучылар алар. 2019 елда үткәрелгән “Туган телем — иркә гөлем” һәм “Йолдызлар яңгыры”конкурсларында аның укучылары алдынгы урыннарга лаек булдылар. Шулай ук Казан шәһәрендә үткәрелгән “Казан сөлгесе” конкурсында да бию ансамбле белән катнашып, сынатмады алар. “ГаиләФест” бәйгесенә Сарапул шәһәреннән Лотфуллиннар гаиләсен әзерләүдә аның көче күп булды. Нәтиҗәдә әлеге бәйгедә Лотфуллиннар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Өлкәннәр өчен “Мирас” ансамбле оештырып, Сарапул шәһәренең яңа ачылган Татар мәдәният йортында үзләренең беренче адымнарын ясый башладылар. Гомумән, һәр эшне җиренә җиткереп башкара ул. “Яңарыш” газетасында да аның эчтәлеке, бай, тирән фикерле язмалары еш дөнья күрә.

Эльвира Лотфуллина: “Мәүлидә Илгиз кызы балаларга яңа иҗади мөмкинлекләр дөньясына ишек ачты. Балалар бию дөньясына бик шатланып чумдылар һәм, халык­ара конкурста икенче урын яулап, бик бәхетле булдылар, ә иң мөһиме — бу җиңү аларга үз максатларына таба барырга этәргеч бирде. Ул белемле педагог, балалар һәм ата-аналар белән һәрвакыт уртак тел таба. Без аңа барысы өчен рәхмәтлебез һәм нәтиҗәле эшләр телибез. Әлбәттә, без, ата-аналар, һәрвакыт ярдәм итәчәкбез һәм янәшә барачакбыз!”

21 нче санлы мәктәпнең уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары Светлана Черкасова: “Мәүлидә Илгиз кызы — бик иҗади кеше. Шуңа күрә аның укучылары да иҗатка тартыла. Укучыларының нәтиҗәләре дә яхшы. Соңгы елда гына алар Россия, республика, шәһәр күләмендә зур җиңүләргә ирештеләр. Һәр баланың күңеленә үтеп керә белә, ата-аналар белән элемтәдә торып, әйбәт коллектив туплады. Безнең мәктәптә ул балалар арасында татар халкының гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өстендә эшли. Бу — безнең өчен зур горурлык. Чөнки милләтләрнең асылын саклап калу — безнең бурыч.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рифкать Шәйдуллин: “Мәүлидә ханымны 2010 елда Сарапул татар иҗтимагый үзәгенә килеп йөри башлагач күрдем. Аның чын татар хатыны икәнлеге йөзенә чыккан. Балалар белән эшләве әти-әниләрне дә, безне дә сөендерә. Ничек тә телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лап калырга тырыша. Шулай ук өлкәннәр белән дә эш алып бара. Алдына максат куя икән, ул аңа ничек тә ирешә. Киләчәктә дә аның милләтебез өчен хезмәт Кую дәрте сүрелмәсен, исәнлек-саулык белән яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын».

Әйе, тормыш бер генә мизгелгә дә туктап тормый, ул һаман алга бара. Мәүлидә ханым да тормыш белән бергә алга атлый. Узган еллар аны тау­шалтмый, киресенчә, ниндидер яңа төсмерләр, акыл, зирәклек өстәп матурлый гына. Аккан сулар кебек гомер ага, диләр. Кемнәрнеңдер ул шаулап-гөрләп, күз алдына да китермәгән борылмалар буйлап акса, кемнәрнекедер тыйнак бер сабырлык белән, әйләнә-тирәдәгеләргә яктылык сибеп, юлда очраган киртәләрне дә авырыксынмыйча, сыкранмыйча үтеп, тын гына ага бирә. Моның өчен нәкъ менә Мәүлидә ханым кебек күп көч куярга, язмышлар ярында адашмаска, тормыш ничек кенә сынаса да, асылыңны җуймыйча, үзең булып, кеше булып кала белергә кирәктер. “Яңарыш” газетасы коллективы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Туар еллар сезгә бары тик шатлыклар, иҗади күтәрелешләр генә алып килсен!

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*