tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. «Балачак җыры» бәйгесе, 2020 елның 1 июненнән башлап 10 августка кадәр, өч турда уздырыла.

Жюри 2 составта эшли: профессионаллар (әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр) һәм балалар (музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар).

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны сүз һәм көй язучы ике автор бергә тутырырга тиеш. Аерым очракларда гына сүзне һәм көйне язучы бер үк кеше булырга мөмкин. Шулай ук композиторлар татар классикларының шигырьләренә дә көй иҗат итә ала. Бу очракта классикларның туганнарының рөхсәте кирәк була. Җыр балалар аудиториясенә туры килерлек, балаларга аңлаешлы телдә, киләчәктә яратып җырлый торган  булырга тиеш.

Бәйгедә шушы көнгә кадәр беркайда да яңгырамаган, башка бәйгеләрдә катнашмаган җырлар гына катнаша ала.

Беренче тур кысаларында катнашучылар, 2020 елның 1 июненнән башлап 26 июльгә кадәр, балалар өчен язылган җырның аудио язмасын һәм текстны [email protected] адресына җибәрергә яки флеш-карта белән, алдан 5-70-50(30) телефонына шалтыратып, Казан шәһәре, М.Горький урамы,15 адресы буенча алып килергә мөмкин. Беренче турга кабул ителгән гаризалар буенча, Жюри икенче тур катнашучыларын сайлый. Нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы сайтында https://shayantv.ru/ чыгачак.

Икенче тур, 2020 елның 27 июленнән 3 августына кадәр, интернет тавыш бирү юлы белән https://shayantv.ru/ сайтында узачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтә. 2020 елның 4 августыннан 10 августына кадәр, икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), 5 җиңүче билгеле булачак.

Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак.

Җиңүчеләрне 115 мең (13 % салым алына) күләмендә – сүз һәм көй авторын 57 мең 500 әр сум акчалата премия көтә. Биш җиңүченең җырына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.

Бәйгене оештыруның даталарында үзгәрешләр булырга мөмкин. Бәйгедә катнашуның төп шартлары, таләпләр, үзгәрешләр һәм башка мәгълүмат белән тулырак «ШАЯН ТВ» каналының https://shayantv.ru/ сайтында бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз.

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv

«ШАЯН ТВ» балалар каналы PR-бүлеге җитәкчесе

Җамалиева Айсылу Казбулат кызы

тел. 89196420292

ПОЛОЖЕНИЕ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*