tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти – Марат Капкаевка: «Халкыбызның борынгы көрәш сәнгатьләрен торгызу яшьләр арасында милли горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә»
Мөфти – Марат Капкаевка: «Халкыбызның борынгы көрәш сәнгатьләрен торгызу яшьләр арасында милли горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә»

Мөфти – Марат Капкаевка: «Халкыбызның борынгы көрәш сәнгатьләрен торгызу яшьләр арасында милли горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә»

17нче июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшмәкәр, Татар спорт берләшмәсенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Марат Капкаев булды. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Джиу-джитсу буенча дөнья кубогы чемпионы һәм җиңүчесе, дөнья һәм Ауропа чемпионатының көмеш призеры, спорт мастеры Марат Капкаев Казанда профессиональ джиу-джитсу буенча дөньякүләм чемпионатның оештыру комитеты (Әбу-Даби шәһәре) белән берлектә Джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинлеге буенча Камил хәзрәт белән сөйләшү максатыннан мөфтияттә булды. Марат абый Дубайда джиу-джитсу үсеше тәҗрибәсе турында сөйләде. Әмирлекнең җыелма командасы Не-ваза бүлегендә иң яхшылар исәбенә керә.

Алга таба җитәкчеләр онытылып-югалып барган татар көрәш сәнгатьләрен торгызу, шул исәптән каракаплан һәм татар кылычы фехтованиесе мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Камил хәзрәт Россия Көрәш федерациясе белән бергәлектә мөфтияттә уздырылган конференциядән алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм яшьләр арасында халкыбызның борынгы көрәш сәнгатьләрен популярлаштыруның мөһимлеген ассызыклады. Камил хәзрәт сүзләренә караганда, татар халкының борынгы көрәш сәнгатьләрен һәм традицияләрен торгызу татар яшьләрендә, егетләрдә милли горурлык һәм үзаң, үз халкың һәм туган тел язмышы өчен гражданлык җаваплылыгын тәрбияләргә, шулай ук яшьләр арасында дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауда актив караш булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Марат абый Камил хәзрәтнең фикерен хуплады һәм шулай ук татар милләтенең милли бөтенлеген һәм бердәмлеген саклап калу мәсьәләләре буенча үзенең карашларын җиткерде.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары – яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Шунысы мөһим, спорт ярышларын оештыру буенча актив эш алып бару һәм турнирлар яшьләр арасында дини күралмаучанлык идеяләренә каршы көрәштә үзен нәтиҗәле күрсәтте. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар…”. ТР мөселманнары Диния нәзарәте джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча республика турниры кебек ел саен үткәрелә торган спорт чараларын оештыручы булып тора.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*