Өметле яшь спорт йолдызыбыз, шорт-трек буенча спорт мастеры, Карга-Кочко-Пожар оныгы Файлә Аймалетдинова (фотода тренеры белән) чираттагы сезонын уңышлы башлады.
Ул 17 яшьлек яшүсмерләр арасында Коломна белән Санкт-Пе тербургта узган Россия кубогы ярышлары этапларында чыгыш ясап, катнаш эстафетада (2000 м) икенче урынны, ә 1 500 метрлык дистанция нәтиҗәләре буенча өченче урынны яулаган. Очколар буенча гомум зачетта Файлә 64 катнашучы арасыннан 9 нчы урында тора.
Әлеге ярышларның өченче этабы ноябрь ахырында Уфада узачак. Шулай ук Фаилә декабрь башында Россия беренчелеге ярышларында да стартка чыгар дип көтелә.
Түбән Новгород өлкәсеннән тагын бер сәләтле яшь шорт- трекчыбыз – Атяравылдан Диана Җамалетдинова үз яшь категориясендә Россия беренчелеге ярышларына сайлап алу этапларында катнаша. Ә менә Шөбиледән Самира Арифуллина җитди җәрәхәтләнү алудан соң әлегә тернәкләнеп килә.
Бу турыда безгә кызларның тренеры, Сергачның “Лидер” ФСКның шорт-трек секциясен җитәкләүче Михаил Юрин хәбәр итте.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы